««Әнкәем, Ирхан безне ташлап китте китте», – дип чылтыратуы хатынны өнсез итте»

-- Лейла

Мәҗлес булмый калды. «Әнкәем, Ирхан безне ташлап китте китте», – дип, килене Алсуның телефоннан чылтыратуы хатынны өнсез итте.

Зөлхиҗҗә иртәгесен туган-тумача, дусларын, тирә-күршеләрен җыеп Коръән мәҗлесе уздырырга әзерләнә иде. Киләсе кунаклар инде чакырылган. Бик озак урын хастасы булып яткан әнисенең бакыйлыкка күчкәненә ике ел узып та киткән. Хәергә өләшәсе йомшак ак сөлгеләре күптән түрдәге тумбочка өстенә таслап куелган. Зөлхиҗҗә әнисе исән чакта да аңа гел ак төстәге күлмәкләр, яулыклар гына ала иде. Биш ел урында ятты карчык. Оча сөякләре шәлперәеп калган юка тирене тишеп чыкты. Көнгә әллә ничә тапкыр астын, урын-җирне алыштырырга туры килсә дә, Зөлхиҗҗә әнисенә карата ялгыш та авыр сүз ычкындырмады. Карчыкның башына ап-ак яулыгын бәйләтеп, өс-башын әллә ничә мәртәбә алыштырыр иде. Кайвакытта мәктәптән бушаган чакларында әнисе янында озаклап утыра, коры сөяккә калган кытыршы кулларны сыйпап, ак йомшак сөлгене җылымса суда чылатып битләрен, тәннәрен сөртеп ала. Туганнары кайтканда, юрганга төреп мунчага алып кереп юындырып чыгалар, апаларының сабырлыгына, түземлегенә хәйран калып, сеңелләре, энеләре баш кына чайкыйлар. Зөлхиҗҗә килене әйткән сүзләрне аңламыйча:

– Ирхан кая китте, кызым? Эше буенчамы? Озаккамы? Иртәгә ашка да килә алмыймы? – дигәненә каршы, килен елап:

– Кайтмаска! – дигәнен ишетеп, йөрәген тотып диванга утырды.

– Бик әйбәт тора идегез ләбаса! Ирханның андый-мондый гадәте дә юк иде ич! Кемнәрнең генә күзләре тиде икән сез бәгырькәйләремә? Әтиеңә дә, миңа да берни сиздермәде ич?

Нишләп аерылышырга булдыгыз соң? Бу аңлашылмаучылык кынадыр, балам?! Ирхан алай эшли алмас! Ул бит сез дип үлеп тора иде! Хәзер чылтыратам әле үзенә, аннары синең белән сөйләшербез. Үзем генә күндерә алмасам, әтиегезне дә эшкә җигәрмен. Син борчылма, кызым, борчылма артыгын!

– Әнкәй җаным, Ирхан безне мәңгелеккә ташлап китте… Әле генә… Мин хастаханәдә, аның янында… Әле тәне суынырга да өлгермәгән… Киләсезме, әткәйне ал да килегез, җылы кулларын тотып калырсыз…

Зөлхиҗҗә үзен кулга алып, йорт эченә чыкты. Ире төнлә яуган йомшак ак карны бакчага чыгарып ята.

– Әтисе! – диде хатын, калтыранган тавышын сиздермәскә тырышып. Кырык биш ел бергә бер тын булып яшәгән ир сизмиме соң хатынының эче януын?!

– Ни булды әнисе? Чыраең да агарып киткән төсле: кан басымыңмы, йөрәкме?

– Аннан да авыррагы, Бәйрәмгали… Улыбыз… – дип, Зөлхиҗҗә веранда ишегенең яңагына терәлде.

– Ирханга ни булган? Кичә генә сөйләштек бит көндез… Әбисенең ашына да килеп чыгарга вәгъдә бирде. Әле сиңа бик кадерле бүләк алуын да әйтте. Администрациядә зур кунаклар көтәләр бугай, бераз борчылган иде борчылуын…

Бәйрәмгали кулындагы көрәген сарай ишегенә сөяп куйды да, хатыны янына килде.

– Йә, рәтләп аңлат әле, ни булган улыбызга?

Зөлхиҗҗә артыгын чыдый алмады, үксеп иренең күкрәгенә капланды

– Улыбыз… улыбыз… Ирхан… үлгән…

– Туктале, әнисе, сиңа кем әйтте бу куркыныч хәбәрне? Авария булганмы?

– Килен чылтыратты… Әле генә… Безгә тиз генә хастаханәгә барырга кирәк, әтисе…

Бәйрәмгали хатынны култыклап өйгә юнәлде. Биш-ун минут та узмагандыр, ир юынып, өс киемнәрен алыштырып бетергәндә, өй ишеге ачылды: авыр хәбәр кызларына да барып җиткән икән – апалы-сеңелле Әмирә белән Әминә килеп керделәр. Төпчекләре Әминә аеруча йомшак күңелле – елый-елый күзләре кызарып-шешенеп беткән, шунда ук әнисенә килеп сарылды:

– Әнием, юк, ышанасы килми! Әнием, абыем бит бигрәк яшь әле, нишләп ул бу тормыштан китәргә тиеш?! Бәлки ул комада гынадыр?! Бәлки ул аңга килер? Әйдәгез, тизрәк барыйк, бәлки ярдәм итәрбез?!

Зөлхиҗҗә акылы белән улының үлеменә ышанса да, күңел читендә кечкенә генә бер өмет, сүнмичә, ананы газиз парәсе янына ашыктыра. Ник соң бу болай булды әле?! Нигә аның улы?! Хәтта чебенне дә рәнҗетми торган йомшак күңелле, сеңелләрен күз карасы кебек саклап-яклап, терәк булып яшәгән Ирханның бу дөнья белән саубуллашуына Бәйрәмгалинең дә йөрәге ышанмады. Ул туп-туры реанимация бүлеге табибы Сафуан Тимеров кабинетына юнәлде.

– Мин Ирханның әтисе булам. Бәйрәмгали Әхмәтев. Улыбызның диагнозын беләсем килә.

Табиб иргә итагатьле генә итеп ым какты һәм утырырга урын күрсәтте.

– Улыгызның эшендә булган бу хәл. Ирхан Галиевич Казаннан килгән бер делегацияне озата чыккан һәм баскычта егылган. Безгә район башлыгының сәркатибе чылтыратты. Без «Ашыгыч ярдәм» җибәрдек. Алып кала алмадык, гафу итегез… Улыгызда баш миенең аневризмы иде. Баш мие тамырлары бөтенләй эштән чыккан.

Бәйрәмгали табиб әйткән сүзләрне акылында әвәләп, авыруның билгеләрен күзалларга тырышып карады.

– Нилектән килеп чыга соң ул? Гаиләсе дә бик тәртипле, тырыш гаилә бит. Оныклар да улыбыз белән бик әйбәт мөнәсәбәттә иде. Хатыны белән дә аңлашып яшәде…

– Ирхан Галиевич күзләре авыртуы турында зарланганы булмадымы?Әйдәгез, аның янына бергәләп керик әле, мин сезгә рөхсәт итәм, – диде табиб.

Бәйрәмгали, Зөлхиҗҗәне култыклап, табиб артыннан реанимация бүлмәсенә керде. Сафуан Тимеров кызларга ишек төбендә көтәргә кушты.

Ирхан янында күзләре елый-елый шешенеп беткән киленне беренче булып Зөлхиҗҗә кочаклады.

– Ирханым! Балакаем минем! «Әнием» дип өзелеп торган баламны никләр алдың, Аллам?!

Табиб ир белән хатынны тынычландыруның мәгънәсе юклыгын күрдеме:

– Мин сезне биш минутка улыгыз янында калдырам. Без кулдан килгәнне эшләдек… Аневризмы шактый зур – 25мм булганда, кешене исән алып калу бик чикле. Дөрес аңлагыз… Улыгыз, күрәсең, бу көннәрдә авырып йөргән, чөнки бите шешенгән, күз карасының да берсе шактый зурайган. Ирхан Галиевич әллә сиздермәгән, әллә игътибар итмәскә тырышкан.

Табиб бүлмәдән чыгып китте. Ана белән ата үзләре кайчандыр гомер биргән беренче балалары янына килделәр. Зөлхиҗҗә, иелеп, улының күкрәк өстенә тигезләп куйган бармакларын битенә куйды. Ирханның бармаклары әле җылы иде. Хатын, сабырлыкның өлгесе иде – мәет янында кычкырып елауны зур гөнаһ санап, улының бармакларын әле учларына кысты, әле үзенең күкрәгенә куйды. Аның бу халәте атаның да, аптыраудан гаҗиз калган киленнең дә үзәген өзде. Әгәр шулай мөмкин булса, ана кеше баласы өчен гомерен дә кызганмас иде.

Зөлхиҗҗә Ирханның кулларын кабат күкрәк өстенә куйды да, улының агарып киткән йөзенә сак кына кагылды. Аңа баласының керфекләре менә-менә дерт итеп китәр дә, йомылган күз кабаклары ачылып, аяз күк сыман зәп-зәңгәр күзләре әнисенә тутырып карап: «Йә, әнием, ничек синең хәлләр?Кәефләрең шәпме? Бүген нинди планнар?» – дип сорар, елмаеп, яратып карар төсле тоелды. Әмма керфекләр селкенмәде. Күз кабаклары да ачылмаска бер-берсенә берегеп, кушылган иде.

Бүлмәдәге тынлыкны Алсу бозды:

– Соңгы көннәрдә Ирхан бик еш тартты. Эшендә миңа да әйтергә ярамаган проблемалары булдымы, тора да сигарет кабыза. Бераз суыра да, икенчесен кабыза. Берничә көн төнлә дә әллә ничә мәртәбә торып, борчылып йөрде. Шул эше генә Ирханымның башына җитте. Күпме әйттем: «Күч тынычрак эшкә, барын да үз өстеңә алма!» – дидем.

– Балалар беләме әтиләренең бу хәлен, – дип Бәйрәмгали телефонын алды.

– Әйе, чылтыраттым. Алар юлда инде.

Биш минут биш секунд шикелле генә узды да китте. Бүлмәгә кабат табиб керде.

– Сез инде моннан чыгыгыз, без хәзер Ирхан Галиевичны өенә «Ашыгыч ярдәм» белән үзебез илтербез. Кирәкле язуларны озата баручы шәфкать туташы тапшырыр.

Бәйрәмгали хатынын култыклап бүлмәдән чыкты. Алсу ире белән бергә кайтырга рөхсәт сорады

Декабрь салкыны Зөлхиҗҗәнең тәнен генә түгел, күңелен дә куырып алды. Атна элек булган бер вакыйга хәтеренә төшеп аптыратты.

Шимбә көн балалары гел төп нигезгә җыела. Әниләре ит бәлеше бөрә, килен белән кызлар өстәлгә төрле салатлар ясый. Ирханның мунча яратканын белгәнгә, һәр шимбә мунча ягу, себеркеләр пешерү – Бәйрәмгали вазыйфасы. Ирхан эштән кич кенә бушаганга, аш-су ул киләсен искә тотып әзерләнә. Ул кичне дә рәхәтләнеп мунча кереп, түгәрәк табын янында гөрләшеп, һәркем үз яңалыгын, шатлыгын гаилә белән уртаклашты. Бәлеш төбе күрше хатыны Гафиягә дә эләкте. Хәйләкәр ул: һәр шимбә шулай Зөлхиҗҗәнең хәлен белергә дигән булып, балалар кайтканны гына көтеп тора да кереп җитә. Сыйланып чыгарга сәбәбе дә табыла. Тик менә ял иртәсендә балаларын юлга озатканда, Зөлхиҗҗә, мич белән кайнашканда, гомер булмаганны, көмеш беләзекләрен кухнядагы суыткыч башына куеп торганлыгын исенә төшереп, эзләп-эзләп тә, беләзекләрне таба алмагач, бик аптыраган иде. Хатын үзенең балаларының сораусыз-нисез сыңар шырпыга да кагылмаганын белә. Өйгә дә шул Гафия генә кереп чыкты. Ул чакта әнисенең борчылган йөзен күреп, улы:

– Әни, берәр нәрсә эзлисең бугай, нәрсә югалттың? – дип кочаклап алганы исенә төшкәч, Зөлхиҗҗәнең күз яшьләре яңак буйлап агып төште. Бигрәк игътибарлы, җан җылымлы иде шул уллары!

– Беләзекләрем… Менә шунда гына куеп торган идем, улым, суыткыч башына гына… Мунча кергәндә дә салмый торган идем. Бик кадерле бүләк иде бит алар! Әтиең бүләге, сөйләгәнем бардыр?! Без өйләнешкән чакта, туйлар уздырып ятарга акчабыз булмады. Никахыбыз истәлеге итеп әтиең шул көмеш беләзекләрне бүләк иткән иде. Чын көмеш булганнардыр, ахры, бәрхет тукыма белән ышкып җибәрүгә, ай сыман ялтырап китәләр иде тагын!Беләзекләр өстендәге бизәкләре дә күңелемә бик ошаган иде. Әтиегез шуларны алу өчен, атна буе поезд вагонында күмер бушатып йөргән. Студентның акчасы юк бит инде аның, яшьлек дәрте генә вагонлап. Беләкләремә шул бизәкле беләзекләрне кигезгәч, шатлыктан елаганым да истә. Гомер иттем шулар белән, алтын дип кызыкмадым. Мәктәптәге укытучылар ярыша-ярыша, бер-берсеннән көнләшеп, алтын муенса, йөзек алганда да, исем китмәде. Менә шул беләзекләрем гаиләбезнең ныклыгын, бәхетен саклады дип уйладым. Хәзер менә юк, кая киткәннәрдер?

Ул көнне Ирханы әнисен тынычландырып:

– Әни син дигәндә җир тишегеннән дә табачакмын шундый беләзекләрне, син юк-бар өчен йөрәгең бетермә! Ул йөрәк сиңа кирәк булачак әле, кирәк булачак! – дип кочагына кысты да, саубуллашып чыгып китте. Кем уйлаган бит: улы Ирханны соңгы тапкыр күрәсе башына да килмәгән Зөлхиҗҗәнең!Улын озаграк кочып торган булыр иде! Әбисенең ашын уздырырга кирәкле җиләк-җимеш, тозлы, ыслаган балыкларны үзе китерә алмады, шоферы артыннан гына җибәргән иде. Әле иртән генә улы Зөлхиҗҗәгә: «Әни, ашка килә алмам, әмма кичкә кереп чыгармын, сиңа сюрпризым бар», – дигән иде бит! «И бала, бала! Ниләр белән куандырырга уйлаган идең икән?!» Зөлхиҗҗә һаман улының инде кабат туган нигезенә аяк басмаячагын күз алдына китерә алмый, аның үлгәнлегенә ышанасы килми. Бәйрәмгали хатынына ни актан, ни карадан сыңар сүз әйтмәде. «Әйдә, үз уйларын тәртипкә китерсен, комачау итмим», – дип тыныч кына кайта бирде.

Әминә белән Әмирә Алсу апалары белән киттеләр, абыйсын каршы алыр өчен анда булышырга булдылар.

– Әнисе, ник без өйгә кайттык соң әле? – дип,Бәйрәмгали тынлыкны бозды.

– Кирәге чыкса дип алып куйган кулъяулыклар, сөлгеләрне алабыз да китәбез Ирханнарга, – диде хатын. Зөлхиҗҗә, ашыга-кабалана, шкаф тартмасыннан сөлгеләр җыйганда, ир инде зал якка тезелгән өстәлләргә, анда куелган тәм-томга карап, сорау бирми булдыра алмады:

– Әнисе, ә Коръән ашын нишләтәбез?

Зөлхиҗҗә аптырап иренә карады.

– Улым үлеп ятканда, мин мәҗлес уздыра алмыйм, Бәйрәмгали, кулларым аш-суга тотына да алмый.

– Чакырган кешеләрең килсә, ни диярсең?

– Улымның мәете өстендә аңлатырмын аларга… аш булмасын… Күңелем йөкләми… булмый, булмый, – дип, Зөлхиҗҗә үксеп елап җибәрде. Кесәсеннән телефонын алып, Ирханның сурәтен ачып үбеп куйды.

– И сабыем, әле кичә генә салган идең бит бу фотоңны! Зәңгәр күзләрең кысылган булган икән инде кичә үк! Үлем исереклеге белән йөргәнсең икән, бәгырь канатым!

Зөлхиҗҗә телефонындагы улының фотосын шулкадәр сыйпап елаганын күреп, Бәйрәмгалинең дә күңеле ташты – ирнең күзләреннән яшь тамчылары атылып чыкты.

– Йә, әнисе, әйдә, җыенып беттеңме? – дип, тизрәк кузгаласы итте.

– Өстәлдәге ризыклар торсын шулай. Балалар, оныклар бар да безгә килерләр… Ирханым… Ирханым гына… мин пешергән ризыкларны башка авыз итә алмас! – дип, хатын тагын үксеп алды.

Өйдәге бу авыр тынлык бәгырьне телә, ир тизрәк нидер эшлисе килүдән гаҗиз булды.

Ата белән ана уллары йортына барып кергәндә, «Ашыгыч ярдәм» Ирханны кайтарган, түр якка урнаштырып киткәннәр иде инде. Ярты сәгать тә узмагандыр, Ирханның үлү хәбәрен ишетеп, туган-тумача, дуслары, күрше-күлән җыела башлады. Ирхан белән гел киңәшләшеп эшләүче мәхәллә мулласы дустын күмү эшләрен оештыруга үзе алынды. Зөлхиҗҗә килененең үзен кулга алып, күмү өчен кирәкле әйберләрне аек акыл белән кайгыртып йөрүен күреп сөенсә дә, улының өйдә тагын бер кич кенә куна алуын уйлау башын чамасыз авырайтты.

Ирханны иртәгә җомга намазыннан соң күмәргә хәл кылынды. Әле кайчан гына улы белән кызын кочаклап, шаярткан, көлгән Ирханы зал тутырып ята… Зөлхиҗҗә тәхлил чыгучы карчыклар белән төне буе белгән догаларны укып чыкты.

Олы мәчет остабикәсе зал читендәге пыяла өстәл өстендә Коръән китабын күреп:
– Зөлхиҗҗә, үзең гомер буе мәктәптә эшләсәң дә, улыңны иманлы итеп үстергәнсең икән! – дип куйды.

Хатын: «Мәктәптә без имансызлар тәрбияләмибез, гел яхшыга, гел изге эшләргә генә өйрәтәбез, абыстай», – дип җавапларга уйласа да, улының мәете өстендә тавыш чыгарасы килмәде. Аннары Ирхан исән чакта да бер дә бәхәсләшкәнне, әйткәләшкәнне яратмый иде. Улының рухы рәнҗер дип, Зөлхиҗҗә каршы җавап кайтармады.

Остабикәгә шушы тынлык, ризалык кына кирәк идеме, йөзенә бик белдекле кыяфәт чыгарып, Коръән китабы турында сөйләргә тотынды:

– Җәмәгать, Коръән – Аллаһы Тәгаләнең Мөхәммәд өммәтенә биргән иң олы бүләге. Бирелгән бүләкне хөрмәтләү тиеш. Коръәнне яткырып куйганда, алгы ягын өскә куярга кирәк, «Әл-Фатиха» сүрәсе өске якта булырга тиеш.

– Бастырып куярга да ярый. Менә Ирхан улыбыз бик дөрес эшләгән, өстәлендә чит-ят әйберләр юк, бик пакъ урында тора Коръән китабы

– Коръән кендектән дә түбәнрәк булырга тиеш түгел.

– Коръән китабын тезгә куеп уку да әдәпсезлек санала. Аң булыгыз: Коръән өстенә бернәрсә дә куярга ярамый, туганнар

– Коръән укыр өчен дә тәһарәт кирәк.

Коръән укучы иң беренче ният кылыр, ниятне күңелдән дә, телдән дә әйтергә ярый. Йә, әйдәгез, көндәлек вак-төяк сөйләшеп уздырмыйча, Ирхан балакай йортына Коръән сүзе кертик.

Остабикәнең бу гамәленә Зөлхиҗҗәнең бик күңеле булды. Баягынак иреннәрен тешләп калуын яхшыга юрады.

Сабирә остабикә матур макәм белән ният кылды: «Нәүәйтү ән акраәл курәнә вә әтәшшәррафә бишәрафәтил курәни лирдааир-рахмәни вә тәрдишшәйтани. Аллаһүммә йәссирһүли вә тәкаббәлһү минни». Остабикәне бүлмәдәгеләр тын да алмый тыңладылар.

«Кемсәләрегез аңламаган булса, мәгънәсе болайрак, дин кардәшләрем: «Ният кылдым Коръән укымакка, аны укып хөрмәтләнмәккә. Ниятем Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү һәм шайтаннан ерак булмак өчен. Әй Раббым, бу эшне миңа Син җиңел кыл һәм Коръән укуымны кабул ит».

Кыйблага карап утырган Сабирәнең һәр хәрәкәте күздән кичерелде.

– Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим…

Зөлхиҗҗәгә Сабирәнең тыныч йомшак тавышыннан бүлмәгә нур иңгән сыман тоелды. Улы Ирхан да җомга саен мәчеткә барып, гомумнамазларда катнаша иде. Сабирә күргән Коръән китабын да Ирханга дусты Гомрә кылганда бүләк итеп алып кайткан иде.

Зөлхиҗҗә улы кунасы төнне күпме генә сузарга теләсә дә, таң атты. Мәетне юуу, күмү эшләренә әзерлек башланды. Санаулы вакыт тиз уза. Никадәр авыр булса да, Бәйрәмгали улын үзе юарга булды. Яшь хәзрәт аны өйрәтеп торды.

Ирханны юып, кәфенләгәч, якыннары соңгы кабат саубуллаштылар да, җеназаны йорт эченә алып чыгып, дүрт тәкъбир намаз укыдылар. Улын соңгы юлга озатырга килгән халыкның күплеге Зөлхиҗҗәнең күңел диңгезен айкады да айкады. Район башлыгының Ирхан хакындагы сүзләре дә тирән ихтирам белән сугарылган иде. Әтиләрен күреп калырга кайткан оныклары дәү әниләрен култыклап үкси дә үкси. Зөлхиҗҗә шул балаларны тынычландырырлык көч таба алмый аптырый. Җеназа намазы укылып бетте.

Әнә уллары мәңгелеккә – кайтмаска китеп бара. Шулчак зур төркемнән аерылып, таныш түгел бер егет Зөлхиҗҗә янында туктады.

– Апа, бу улыгызның әманәте бугай. Сезгә тапшырырга куштылар. Эшендә, кабинет өстәлендә булган.
Хатын егеткә аптырабрак карап, яшел бәрхет тартманы алды.

– Ни булыр? Ирханымның соңгы бүләгеме? Истәлегеме?

Зөлхиҗҗә тартманы ачып җибәрде. Тартманың эчке капкачында «Газиз әниемә» дигән сүзләр уеп язылган, ә тартма эчендә бизәкле көмеш беләзекләр иде…

Чыганак: Ялкын

Бәйле