Салават Фәтхетдинов, Илсөя Бәдретдинова үзизоляциядә тик ятмыйлар [видео]

-- Alina

Татар эстрадасы йолдызлары тик ятмый, ял көннәрен файдалы һәм кызыклы итеп уздыру белән мәш киләләр.

Салават Фәтхетдинов бөтен эш коралларын, тимер-томырларын җыештырып, ялт итеп куйган. Афәрин, Салават абый, ялны аны караватка ятып, бәлеш ашап кына да уздырып була. Тәртип һәм пөхтәлек буенча да син беренчелекне бирмисең!

Ландыш Нигъмәтҗанованың оста хуҗабикә икәнен һәркем белә. Балалары ишегалдында уйнап йөргәндә (капка төбенә чыкмыйлар, ди) ул өчпочмак өлгертә. Камыр рецепты белән ул инстаграмда бүлеште:

Өчпочмак пешерү ЫСУЛЫ

1 пачка ак май (яртысын эретәбез, яртысы йомшак килеш кала)
1 стакан сыек май
2 стакан сөт
1,5 аш кашыгы шикәр комы
1 чәй кашыгы тоз
-1-2 аш кашыгы сметана
он
— Әйбәтләп басабыз, онлы да булмасын, кулга да ябышмасын
Камыры майлы булмый, кетертәп торачак, — дигән җырчы.

Баллыны бик яратмый торган Илсөя Бәдретдинова да торт рецепты белән бүлеште.

Әлбәттә, аның зифа буй-сынына аннан гына зыян килә торган түгел.

View this post on Instagram

Нык тәмле һәм йомшак "Медовый" торт. Камыры: 50 г. май, 2 зур калак бал, 1ст шикәр комы, өч күкәй, 1,5 бал кашыгы сода ( паравой баняда гел ботап торып берләштерергә) кулга ябышмаслык итеп он кушып камыр басабыз. Крем: 3 күкәй,1 стакан шикәр комы, 5,5 зур калак он ( миксер белэн ботарга ) шуңа 3 ст салкын сөт салырга һәм тагын миксер белән ботарга.Аннан паровая баняга куеп бутап торырга. Аннан 300г. йомшаган сливочный май салып тагын бутарга .Төерләре булса миксер белән тагын бутарга. Камырны якынча сигезгэ бүлеп пешереп алырга да араларына крем сылап өяргэ. #сидимдома#өйдәутыр #ильсиябадретдинова #илсоябэдретдинова#илсөябәдретдинова#илсиябадретдинова

A post shared by Ильсия Бадретдинова (@ilsiiabadretdinova) on

Алинә Сафиуллина фитнес белән шөгыльләнеп ята. Янында улы ярдәм итеп йөри. Әле фудблогерлыкка да күчәргә уйлап тора ахыры ул.

Кыскасы, өйдәге ялларны йолдызларыбыз файдалы итеп уздыра. Ә сез ничек уздырасыз, дуслар?

 

 

Мәгълүмат Ватаным Татарстан
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий