Татарстан Президенты бу мәсьәләдә халыкны ишетте: балалар бакчасына ял көннәре өчен түлисе булмаячак

-- Alina

3 апрель Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшләми торган көннәрдә балалар бакчасы өчен түләүне гамәлдән чыгарырга кушты. Бу хакта республика җитәкчесе Инстаграм сәхифәсендә язган.

«Миңа әти-әниләрдән күп мөрәҗәгатьләр килә. Хөкүмәткә эшләми торган көннәрдә балалар бакчаларында абонент түләвен гамәлдән чыгарырга куштым. Бу чорда түләргә өлгерүчеләрнең барысына да яңадан исәп—хисап ясалачак», — дип язган Рөстәм Миңнеханов.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин илдә Covid-19 коронавирусның таралуын профилактикалау максатыннан 30 апрельгә кадәр түләүле ял көннәре игълан итү турындагы указга имза куйды. Төбәк җитәкчеләренә чикләү чаралары комплексын гамәлгә ашыру каралган территорияләрне билгеләү, халык һәм транспорт чаралары хәрәкәтенең аерым тәртибен билгеләү күрсәтмәсе бирелде.

Указ хакимият органнарына, медицина оешмаларына, өзлексез производство циклы булган предприятиеләргә, шулай ук халыкны беренче чиратта кирәкле азык-төлек һәм товарлар белән тәэмин итүче сәүдә нокталарына кагылмый.

View this post on Instagram

⚡️‼️НИҺАЯТЬ ТАТАРСТАН ПРЕЗИДЕНТЫ БУ МӘСЬӘЛӘДӘ ХАЛЫКНЫ ИШЕТТЕ‼️👍 БАЛАЛАР БАКЧАСЫНА РӘСМИ ЯЛ ДИП ИГЪЛАН ИТЕЛГӘН КӨННӘР ӨЧЕН ТҮЛИСЕ БУЛМАЯЧАК⚡️👇 #Repost @rusminnikhanov ・・・ Ко мне поступает много обращений от родителей! Дал поручение Правительству — отменить абонентскую плату в детских садах во время нерабочих дней! Всем, кто уже успел оплатить за данный период — будет проведён перерасчёт. Берегите себя и своих близких! #ОставайтесьДома #ТАТАРСТАН #татартудей

A post shared by 🌏⚡️TATAR TODAY порталы⚡️🌍 📢 (@tatar_today) on

 

Мәгълүмат Татар Информ
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий