Ильмира Нәгыймова гаиләсендә зур кайгы: «Мин аны озатырга да кайта алмадым…»

-- Лейла

2 апрель Ильмира Нәгыймова гаиләсендә зур кайгы. Җырчының бабасы вафат булган. Ул бу хакта үзенең инстаграмында яза. 

» — Буген(2 апрель)  бу дөньядан Бабам китеп барды. Ә мин аны озатырга да кайта алмадым, чөнки чыгармыйлар… Буген смс җибәреп караган идем 2590 номерына  #цель похороны дип… Бер сәгать вакыт бирделәр… Аның юлы гына бер сәгатьлек… Нәрсә инде бу… Кая бара бу дөнья. Хәерлегә булсын бу короновирусы…
Бабам урының оҗмахта булсын» — дип яза Ильмира ханым.

Татар Тудей коллективы җырчының авыр кайгысын уртаклаша.

Мәгълүмат Ильмира Нәгыймованың инстаграмыннан алынды

Бәйле