Балаларын гаджетларсыз үстерүче блогер Люция Алиевадан мөһим киңәш

-- Alina

Аларның өендә телевизор да юк, балалары да телефон сорап аптыратмый. Казанда яшәүче танылган блогер – өч баласын гаджетларсыз үстерүче Люция Алиеваның тәрбия чарасы бу.

Социаль челтәрләрдән күпләр Люциянең сәяхәтләргә йөрергә яратуын, анда чәкчәк, Татарстан флагын күтәреп баруын, туган телебез өчен янып-көюен, курчак өе кебек матур йортта яшәвен, гаилә җылысын сакларга тырышуын беләдер, мөгаен.

– Казанда тудым. Әти-әнием минем тууымны 15 ел буе көткән. Аптырагач, әллә ятимнәр йортыннан бала алыйкмы икән, дип тә уйлаганнар. Әмма бала юк дип аерылышмаганнар. Көтә белгәннәргә Аллаһ Тәгалә әҗерен бирә. Сабый тавышлары яңгырап торган гаилә – бөтенләй башка инде ул. Безнең өчен иң мөһиме – балаларның тәүфыйклы, тәрбияле булуы. Шуңа күрә аларга вакытыбызны кызганмыйбыз, – ди Люция.

Һөнәре буенча икътисадчы ул, әлеге эшеннән туепбизәндерү, чәч ясау буенча салон ачкан. Өченче баласы тугач, бу эшне туктатып торырга туры килгән. Шәһәрдә үссә дә, Люция татар телен камил белә. Аның фикеренчәгаиләдә аралашу булмаса, башка беркайда да телне яхшы итеп өйрәнеп булмый. Мәктәптә  «5ле» билгеләренә генә укыган, татар теле буенча олимпиадаларда катнашкан.

 Туган телемне, илемне, мәдәниятемне бик яратам, – ди ул, зур горурлык хисе белән. – Балаларыбыз туган телен белсә дә, безнең кебек үк саф татарча сөйләшмиләр. Өйдә татарча аралашабыз, тик мәктәптә бүген татар теленә әллә ни игътибар бирмиләр. Телне, мәдәниятне гаиләдә саклап була. Мин үскәндә, әбибабай юк иде. Балаларыбыз бу яктан бәхетле. Бабай гармун уйный, бергәләп татарча җырлыйбыз. Болар барысы да балаларның күңеленә сеңеп калыр, дип уйлыйм. Инстаграмда да татарча күп язам. Язылучыларым арасында Россия төбәкләреннән, чит илләрдән дә кешеләр шактый. Алар, син язганны уку, төшергән видеоларны карау шундый рәхәт, диләр. Башка милләт вәкилләренең дә татар телен яратуын тоям. 20дән артык илдә булганым бар. Кая барсам да, халкыбызның милли киемен,чәкчәген алам, Татарстан флагын калдырмыйм. Күптән түгел Байкалга барып, «Туган тел»җырын башкарып кайттым әле. Чит ил сәяхәтчеләренә үз халкым, аның гореф-гадәтләре турында сөйлим, күчтәнәчләр белән сыйлыйм, Казаныбызга кунакка чакырам.

Блогер ханымның балаларына гаджетлар кулланырга рөхсәт итмәве сәеррәк кебек, әлбәттә. «Үзегез телефонда утырасыз бит әленик балаларыгызга рөхсәт итмисез дигән сорауны да еш бирәләр икән. Андыйларга ул: «Мин социаль челтәрләрдә төн буе утырмыйм, Инстаграмда постлар гына язам. Бу  – минем эшем», – дип җавап бирә.

Телефоннан башка да бик күңелле яши АлиевларКәримгә –10, Лаурага –7, Алигә – 1 яшь. Люция аларга кечкенә чакта уйнаган уеннарын  өйрәтә, бергәләләп футбол, өстәл уеннары уйныйлар. Китап укыйлар. Бергәләшеп сәпидтә йөриләр, табигатькә чыгып, үсемлекләр дөньясын өйрәнәләр. Әтиләренә хуҗалык эшләрендә булышалар. Балаларга бар да кызык. Кичләрен кайчак элек ут сүнгән чакларны да искә төшерәләр. Утны махсус сүндереп, шәм яктысында рәхәтләнеп сөйләшеп утыралар. Мондый чакларда балаларның йокылары бигрәктә тәмле була икән.

Әтиәни назын тоеп үскән балаларны әллә заманауенчыгы бер дә кызыксындырмыймы? Алар телефон сорап интектерми, бирмәгән өчен идәнгә тәгәрәп еламыймы икән?

 Элек ялкаулык зур бәла булса, хәзер гаджетларбелән мавыгу дип саныйм. Олысы да, кечесе дә шунда бит. Балаларның виртуаль дөньяга чумып, аннан чыга алмауларына әти-әниләре үзләре гаепле. Комачауламасыннар дип тоттыралар да соңыннан үкенәләр ди фикердә Люция. Кырымга баргач, кафега ашарга туктаган идек. Бер гаилә яшь ярымлык баласына телефон тоттырды. Нәрсәгә кирәк ул аңа? Аннары ашамый, дип зарланалар, балаларның психикасы да бозылаБездә беркөнне улымның дус малае кунарга калган иде. Көн буе  телефонда уйнады, кич тә кулыннан төшермәде. Кеше баласына сүз әйтеп булмый бит. Шулай да йокларга ятканда телефонын алып куйдым. Берзаман  яныма килеп:“Иртәнге сәгать 3кә  шалтырарга куйган идем, бирегез әле”, – ди. Уен уйный икән. Кечкенә булса да, баш мие агуланырга өлгергән дип борчылган идем. Телефоны ватылган икән, хәзер яхшы укый башлаган, кызыксынуы арткан. Балалар – ак кәгазь, без анда нәрсә язабыз, эчтәлеге шундый булачак. Бер дә телевизор, телефон белән агулыйсы килми. Бездә дә бар иде ул телевизор, тик без аны сатып җибәрдек. Кечкенә вакытта мультфильмнар карагач, тәртипсезләнә башладылар. Ике атнага сүндереп куям, балалар бөтенләй башкага әйләнә. Йорт эшләрендә булыша, башка эшкә теләкләре уяна. Менә шулай башкача яшәргә өйрәнделәр.

Гаджетларны махсус сатып алмый Алиевлар. Әлбәттә, бала  – кемдә дә бала инде ул. Аларныкы да сорый. 10 яшьлек олы улларына мәктәпкә барганда элемтә өчен төймәле телефон алган булганнар, тик кызык булмагач, бик тиз туйган. Башкаларда кыйммәтле смартфоннар күргән саен күзләре янган. Люция аңа: “Телефоның булмау яки аның кыйммәтле булмавы – син башкалардан ким дигән сүз түгел, – дип төшендергән. Хәзер бу аның өчен мөһим түгел. Тәнәфестә дуслары үзләре уен уйнарга тәкъдим итә икән. Сезнең яшьтә безнең телефон булмады, эшләп алдык, сездә шулай итәрсез”, – дип аңлатулар дәвам итә. Әлбәттә, бу яшьтә әле акча эшли алмаячаклар. Ләкин әтиәни өчен балаларының  мөстәкыйль булуыаларны үз гамәлләре өчен җавап бирерлекитеп тәрбияләү мөһим. Смартфон булган очракта да 1 сәгать кенә кулланырга рөхсәт итәргә уйлыйлар.

 

 

Мәгълүмат Ватаным Татарстан

Бәйле