Анастасия Заворотнюкның якыннары могҗиза көтә

-- Лейла

Анастасия Заворотнюкның туганнары «Моя прекрасная няня» сериалы йолдызын 49 яшьлеге белән котлады һәм бөтен гаиләнең могҗизага өметләнүе турында белдерде. Анастасия Заворотнюкның инстаграмдагы сәхифәсендә бәйрәм котлавы пәйда булды: «Бүгенге көн — безнең өчен бик әһәмиятле һәм шатлыклы. Бүген без Анастасияне туган көне белән котлыйбыз! Әлеге бәйрәм көнне без аңа бары бер, иң мөһим һәм алыштыргысыз нәрсә — сәламәтлек телибез!»

Актрисаның гаиләсе узган елны читен дип атады һәм Анастасия Заворотнюкның чирләвенә битараф калмаганнарга рәхмәт белдерде.

«Настя өчен тырышлыгыгыз, куйган хезмәтегез өчен табибларга һәм бөтен медицина персоналы алдында баш иябез. Көн саен аның сәламәтлеге өчен төрле шәһәрләрдә гыйбадәт кылына, һәм без шундый игътибар өчен чиксез рәхмәтле!  Сезнең догаларыгыз аркасында, без могҗизаның мөмкин булуын төгәл беләбез, һәм ул һичшиксез булачак!»

Котлауда шулай ук Анастасия Заворотнюкның тормыш иптәше Петр Чернышев, аларның уртак кызлары Мила да телгә алына.

«Анастасия өчен генә түгел, аның барлык якыннары өчен дә бүген бәйрәм көне. Петр өчен бик үзенчәлекле бәйрәм. Көн саен, тәүлек буе ул шушы юлны аның белән бергә үтә. Бу юлда һәр кечкенә генә җиңү — аларның уртак адымнары. Икәү — җиңелрәк тә, икәү — ике тапкырга күбрәк көч тә, сабырлык та, ышану да. Һәм иң олы мәхәббәт, ул — иң куркыныч, иң караңгы, ялсыз, авыр вакытларны кичерергә мөмкинлек бирде. Ә тагын кечкенә Мила бар, әнисе шикелле үк матур һәм якты кыз. Һәр көнне ул әнисенә сәламәтләнү өчен иң зур көч биреп тора»

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле