Вәгъдә ителгән кредит каникуллары бушлай түгел ди?..

-- Лейла

Үзәк банк кулланучылар өчен мөһим хәбәр җиткерде. Россия Президенты Владимир Путинның мөрәҗәгатеннән соң күпләр җиңел сулап куйган иде. Ил башлыгы, коронавирус белән бәйле вазгыять сәбәпле финанс яктан зыян күргәннәргә кредит каникуллары бирелә, дип ышандырды.

Бар да җиңел генә хәл ителми икән шул: Россия банкы авыр тормыш хәлендә калган гражданнар өчен кредит каникуллары чорында заемнар буенча процентлар исәпләү дәвам итәчәк, дип аңлатты. Аларны ташламалы чор беткәннән соң түләргә кирәк булачак икән.

Россия Үзәк банкы сайтында хәбәр ителгәнчә, кредит картасы буенча ташламалы чорда исәпләнгән процентларны ике ел дәвамында айлык түләүләргә туры киләчәк. Беренче түләүне ташламалы вакыт узганнан соң 30 көн эчендә кертергә кирәк.

Кулланучылар һәм ипотека кредитлары буенча да процентлар исәпләнелә. Аларны түләүнең дә үз тәртибе билгеләнгән.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле