Үз-үзеңне изоляцияләү режимын гамәлдән чыгару турындагы мәсьәләне 1-2 атнадан соң карарга мөмкин булачак. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Халит Хәертынов житкерде, коронавирус белән көрәш буенча оператив региональ штаб хəбəр итə.
Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә авыруларның иң кызган чагы илдә дә, дөньяда да узмаган. Ә 1-2 атнадан республиканың эпидемия процессының нинди стадиядә булуы аңлашылачак.
«Әлегә бу хакта сөйләргә иртәрәк», — дип билгеләп үтте белгеч.
Исегезгә төшерәбез, гомуми изоляция режимы Татарстанда 30 мартта кертелгән иде. Шуңа бәйле рәвештә, гражданнарга яшәү урыннарыннан китү тыела. Закон бозучыларны РФ КоАП 6.3 ст. (халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге законнарны бозу) буенча административ җаваплылыкка тартачаклар.
Мәгълүмат Майл Новости