Германиядә йорт-җирсез кешеләргә коронавирус вакытында ярдәм итү ысулын уйлап тапканнар [фото]

-- Alina

Коронавирус вакытында хакимиятләр кешеләргә өйдә калырга киңәш итә. Әмма торыр урыны булмаган кешеләргә нишләргә? Өйсезләргә Германиядә хәзер бигрәк тә кыен, урамнар бушагач, акча сорарга кешеләр юк.

Мохтаҗларга ярдәм итү өчен, немецлар металл коймаларга азык-төлек һәм тормыш өчен кирәкле әйберләр тутырылган пакетлар эләләр. Капчыкларда металл коймаларда икмәк, җиләк-җимеш, шәхси гигиена чаралары һ.б. бар, бу аеруча мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү өчен кирәк.

Бүлəклəргə төрле телләрдә язылган кәгазь битлекләре дə беркетелгән, хәтта рус телендә дә. Шуларның берсе: «Торагы булмаган кадерле кеше! Бу ризыклар сиңа, нәрсә телисең — шуны ал», — дип.

 

 

Мәгълүмат Новые Известия

Бәйле