ТР оперштабы тәүлек эчендә коронавирусның яңа очраклары нигә күп булуын аңлатты​

-- Лейла

Татарстанда соңгы тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның яңа очракларының күбесе төрле вакытта алынган анализларның нәтиҗәләре бер үк вакытта килеп җитүенә бәйле. Бу хакта ТР оператив штабының «Инстаграме»битендә бастырылган хәбәрендә әйтелә.

«Бу читтән кертелгән очраклар каян килә? Барлык чикләр дә ябык!» ,- дип сорады комментарийларда бу постта бер кулланучы.

«Расланган очракларның шундый күп булуы анализны төрле вакытта алуларына бәйле, ә аларның нәтиҗәсе барысы бергә килде”, — диелә республика оперштабының җавабында.

Күп кенә кулланучылар шулай ук кайсы шәһәрләрдә коронавирусның яңа очраклары ачыклануы белән дә кызыксындылар. Кулланучыларның берсе хәбәренә караганда, штаб кешеләр үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәвен дәвам итсен өчен, мондый мәгълүматны дөрес итеп бастырмавын әйтә.

«Без шәһәрләр буенча мәгълүмат җиткермибез. Чөнки югыйсә очраклар теркәлмәгән шәһәрләрдә яшәүчеләр үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәүдән туктаячак», — дип аңлата җавапны комментаторларның берсе.

 

Исегезгә төшерәбез, соңгы тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 16 яңа очрагы ачыкланган. Барлык очраклар да читтән кертелгән. Авырулар Төркиядән, Франциядән, Мәскәүдән, Мәскәү өлкәсеннән, Израильдән, Доминикан Республикасыннан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән килгән. Россиядә барлыгы 6 343 зарарлану очрагы ачыкланган, аларның 954е-узган тәүлек эчендә. 406 кеше терелде, 47се вафат булды.

Чыганак: "БИЗНЕС Online"

Бәйле