Коронавирусны ачыклаучы тестны өйдә эшләү күпме торасы билгеле

-- Лейла

Өйдә эшләргә мөмкин булган коронавирусны ачыклаучы тест 1250 сум торачак. Бу хакта «Россия 24» телеканалы эфирында Роспотребнадзорның молекуляр диагностика үзәгенең (CMD) Лаборатор медицина юнәлеше башлыгы Елена Тиванова сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, моннан тыш, медперсоналның чыгуына аерым түләргә кирәк. Бәясе пациентның урнашу урынына бәйле булачак.

«Анализ тапшыру өчен безнең сайтта махсус форма тутырырга, үзәккә шалтыратырга, язылырга кирәк», — диде Тиванова.

Чыганак:   rbc.ru

Бәйле