Янгыннан энесе белән сеңлесен алып чыга

-- Лейла

Бу хәлләрне әниләре тыштан күзәтеп торган. 2 апрельдә иртәнге якта Бурятиянең Енгорбой авылында янгын була.

Күпбалалы хатын Эльвира Доноева өйдән биш минутка гына чыгып киткән була. Шул арада янгын башлана, ишекләрдән кара төтен ургыла. Әни кеше өйгә кире керә алмый. «Янгын! Өй яна! Балалар, тизрәк чыгыгыз!» — дип кычкыра ул.

Әнисе кычкырган тавышка 15 яшьлек кызы Ксения уяна. Ул караваттан сикереп тора, бүлмәдән чыга. Бу вакытта кәнәфи янып ята, бөтен өйгә төтен тулган. Ксения ун яшьлек сеңлесе Ариананы һәм ике яшьлек энесе Баян-Жаргалны коткару турында уйлый, дип яза «Интертат».

«Энем минем янда йоклый иде. Мине аны йоклаган килеш эләктереп алдым да урамга йөгереп чыктым, баланы әнигә бирдем. Сеңлем башка бүлмәдә утыра иде, мин кире өйгә кердем. Сеңлемне эзләп таптым, тик ишек аша чыгып булмады. Бөтен нәрсә дә яна иде инде. Мин Ариананы күтәргән килеш кабат бүлмәгә кердем һәм тәрәзәдән чыктым», — дип сөйли батыр кыз.

Хәзер балалар туганнарында яши, аларга күршеләре дә ярдәм итә. Өч бала анасы Эльвира үзе китапханәдә эшли. Акчалары да күп түгел. Хәзер алар бабайларының иске йортына күченергә җыена.

«Кызганыч, йортыбыз янып бетте. Балалар исән-сау, шунысы мөһим. Ксениянең батырлыгына гаҗәпләнмәдем. Ул гел шундый, һәрвакыт миңа балаларны карашырга ярдәм итә», — дип сөйләгән Эльвира.

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле