Вице-премьер Максим Акимов: «Традицион кәгазь паспортлар булмаячак»

-- Alina

Беренче электрон паспортларны бирү буенча сынау проекты 2020 елның июленнән Мәскәүдә башланачак, дип хәбәр итте вице-премьер Максим Акимов.

Электрон документта яшәү урыны, машина йөртү хокукы, СНИЛС һәм ИНН белешмәләре булачак.

Акимов паспортларның яңа формасы РФ бюджеты өчен өстәмә чыгымнарга китермәячәк, дип ышандырды. «Без биргәндә бирелә торган пошлина кысаларында калырбыз дип уйлыйбыз», — диде ул.

Яңа документның уңайлыгы сыйфатында Акимов машина йөртү хокукларына пошлина бәясен китерде, ул бүгенге көндә 2 мең сум тәшкил итә, ә электрон паспортта бәясе 300 сумга кадәр кимиячәк.

РФ премьер-министры Дмитрий Медведев уздырган киңәшмә нәтиҗәләре буенча, Акимов, техник яктан ил яңалыкка әзер, дип ачыклык кертте. Ул белдергәнчә, криптоалгоритм күзлегеннән дә, программа белән тәэмин итү күзлегеннән дә, чип күзлегеннән дә, бернинди чит ил компонентлары җәлеп ителмәячәк.

Традицион кәгазь паспортларга килгәндә, 2022 елда аларны бирү тукталачак.

Медведев киңәшмә барышында электрон паспортның чиплы пластик карта, шулай ук смартфондагы мобиль кушымтаны үз эченә ала алуын әйтте. Хөкүмәт ике вариантны да исәпкә ала: физик носитель, аны үзең белән йөртергə мөмкин, һәм өстәмә опция сыйфатында мобиль кушымта.

Беренче этапта документлар яңа форматта электрон чит ил паспортларын бирү пунктларында биреләчәк, ә аннан соң бу мөмкинлекне күпфункцияле үзәккә дə кертү планлаштырыла.

 

 

Мәгълүмат Интерфакс

Бәйле