Йортларга ут төртеп, күңел ача башлаганнармы?!

-- Alina

Красноярск өлкәсендә йортларга ут төртеп йөргән кызларны тотканнар. Нәни пироманнар, үзләре яндырган корылмаларны видеога төшереп, Интернетка куеп барган.

Кызлар эшсезлектән интегеп йөргән. Алар социаль челтәрләрдә лайк җыю өчен, иске йортлар эченә кереп, тар-мар китереп, ут төртеп яндырган. Балалар хуҗасы сирәк килә торган ярымҗимерек корылмаларны сайлап алган. Шунда кереп, пыялаларны ватып, җиһазларны җимереп, ут төртеп чыгып киткәннәр.

Бу кызлар әлеге хәлне тыныч кына видеога төшереп, аны социаль челтәрдәге сәхифәләренә куйган. Кызлар моның белән мактанган, ут төртүдә зур тәҗрибә туплауларын сөйләгән.

Видео кадрларыннан күренгәчә, кызлар өй уртасында учак яндыра, тәрәзә пәрдәләрен йолкып төшереп утка сала, җырлый-җырлый начарлык эшлиләр.

«Ни өчен шулай эшлибезме? Кайф өчен», — дип сөйли бер кыз, камерага карап. Хәзер бу кызлар белән тикшерүчеләр аралаша, аларга чит кеше милеген бозган өчен җавап бирергә туры киләчәк, диелә хәбәрдә.

 

 

Мәгълүмат Кызыл Таң

Бәйле