Балалы гаиләләргә түләү турында указ үз көченә керә

-- Лейла

2020 елның 7 апрелендә Россиядә балалы гаиләләргә ярдәм итү турындагы указ үз көченә керде. Хәзер ана капиталы алу хокукына ия гаиләләр июнь-апрель айларында 5әр мең сум акча алачак.

Түләүләр 3 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә генә. Социаль ярдәмнең өстәмә чараларын күрсәтелгән яшькә җитмәгән һәр балага рәсмиләштерергә мөмкин.

Түләүләрне билгеләү өчен 1 октябрьгә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин, дип хәбәр итә РИА Новости. Түләүләрне Пенсия фонды башкарачак.

РФ Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, бу акчалар башка социаль ярдәм чараларын исәпләп чыгарганда гаилә керемендә исәпкә алынмаячак.

Чыганак: 7info.ru

Бәйле