КФУ галимнәре COVID-19га каршы вакцина алу вакытын атадылар

-- Лейла

КФУ галимнәре COVID-19га каршы вакцинаның лаборатор үрнәген май аенда ук алырга планлаштыралар, шуннан соң терлекләр өчен сынаулар башланачак. Бу хакта профессор, вузның прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәге директоры Альберт Ризванов сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС.

«Әлегә барысы да план буенча бара, без көткәнчә, май башына бездә лаборатория үрнәге булачак, һәм без аның нәтиҗәлелеген тикшерүгә,” — диде ул.

Моннан тыш, Ризванов сүзләренчә, Казан белгечләре аерым вирус аксымнарына нигезләнгән коронавируска каршы антителларны билгеләү өчен тест-система эшли. «Дөрес, хәзер табиблар әлеге фактка бик сак карыйлар һәм өстәмә тикшеренүләр кирәк, диләр, әмма коронавируска каршы  торган антителлары булган кешеләр вируска  тотрыклы булыр дип уйларга нигез бар. Нигездә, аларга үзенә күрә иммунологик паспорт бирергә һәм карантиннан төшереп калдырырга мөмкин», — дип аңлатты профессор.

Чыганак:  "БИЗНЕС Online"

Бәйле