“Тор инде, балам, соңга калабыз!” Сиринә, әнисе дәшкәч, кинәт уянып, саташулы төшләреннән арына алмыйча, мендәреннән чак башын күтәрде дә, кабат караватына сузылып төште. Әнисе: “Балам, тор! Бүген печәнгә барасыны оныттыңмыни?” – дип ашыктыра башлагач кына күтәрелергә мәҗбүр булды. Узган көн кар көрәп арыганга күрә, кыл да кыймылдатасы килмәсә дә, башыннан әнисенең сүзләре чыкмады. “Бүгеннән печән эзләп чыгып китмәсәк, иртәгә сыерыбыз ачтан егылып үләчәк!”
Юынгычта бит-керфекләрен юешләп алгач, өстәл кырына килеп, әнкәсе ясап куйган бер чынаяк чәйне баскан килеш кенә уртлады да, җылы киемнәрен киеп, аягына мич башында яткан киез итеген элдереп, тышка чыгып китте. Әле ярый күзгә төртсәң күренмәслек төн түгел, айның түп-түгәрәк чагы. Ай яктысында аяк асты ап-ак булып ялтырап ята. Шулай итеп, алар – әниле-кызлы, бер кайтканда ике йөк печән кайтсын дип, икесенә ике чана алып, юлга чыктылар. Бара-бара, кызы чанага салынган каен түмәрләренә аптырап: “Үзең җәяүлегә янчык та авыр дисең, ә үзең утын салгансың. Бу утыннар нигә кирәк безгә?” – дип сорап куйгач, әнисе: “Төнге юлга, кыргый җәнлекләр дөньясына икәү генә чыгабыз, кызым, Ходай сакланганны гына саклармын дигән, шуны онытма, без барысына да алдан әзер булырга тиешбез!” – дип җавап бирде. Сиринә аны башка сораулар белән борчып тормады. Нишләмәк кирәк, сыер күтәрәмгә калмасын дисәң, җәфаланмыйча булмый!
Әтиләре күптән вафат булса да, аларга, абый-апалары өйдә чакта бер сыер белән биш-алты сарык асрау бик авырга төшмәде төшүен. Хәзер, бертуганнары читкә чыгып киткәннән соң, көннән-көн олыгая барган әнисенең берүзеннән печән ташытып булмый, билгеле. Буыннары сызлап торгач, хәтта кулына сәнәк тоту да кыенлаша бара аңа. Әмма нинди авыр чакта да ул сыер асравын ташламады. Үзе әйтмешли, җан тартышып булса да, бер баш малны ничек тә карарга тырышты. Гадәттә, әтиле кешеләр сыерларын бозаулаганчы бер ай гына ташлатып торсалар, аларныкының сөт бирә башлавын алты ай буе көтәргә туры килә. “Сыерның сөте телендә” шул. Нәрсә белән сыйлыйсың инде. Мөгаен, озак көткәнгәдер, аның сөте тагын да тәмлерәк, бәрәкәтлерәк сыман. Тик шунысы уңайсыз: кыш ахырында йә печән эскерте төбе, йә кибәк җыеп кайтырга туры килә. Ел да бер үк хәл кабатлана! Кара яздан ук әнисе белән икәүләп басудагы ташландык эскерт төбеннән малга азык эзләп җәфаланалар. Гадәттә, бу мәлгә авылга якын урнашкан басуларда көздән тезелеп калган эскертләрнең күптән җилләре искән була. Һәм, нәтиҗәдә, өйдәге маллар гына түгел, кыргый җәнлекләр дә ачлыкка интегә башлый. Ичмасам, саламы гына да юк, он болгатып бирсәң, хайванкаең түзәр иде әле. Колхозын да әйт инде: сораган кешесенә шул саламны көздән бирми килә дә, аннан, яз җитү белән, басу тутырып яндыра!
Алар шулай икәүләп тормыш авырлыклары турында сөйләшә-сөйләшә, бәрәңге бакчасы артындагы үр буйлап, басу тарафына карап атлавын белде. Яшәгән йортлары авыл читендәрәк булгач, басу ерак түгел. Бер яктан да куркыныч-мазар янамаса да, әнкәсе юл буе белгән догаларын укып барды, ни хикмәттер, бераздан аңа Сиринә дә кушылды. Көндезләрен дә урманда шөрләп кенә йөргән кешегә, төнлә печән урларга бару уен эш түгел, әлбәттә.
Тирә-якта тау-таш, кеше аягы басмаган урман. Ә бүген ни өчендер Сиринәнең ул тарафка бөтенләй юл тотасы килми, башында кайчандыр әбисе әйткән сүзләр кайный. Ул Сиринәне кызлар белән урманга барган чакта һәрвакыт: “Ач булсалар, бүреләр кеше исен сизеп, үзләре авылга киләләр”, – дип искәртеп куя торган иде. Шуларны искә төшерү белән күңелен курку хисе биләп алды. Бер дә аягы тартмый да соң, нишләсен – юклык якадан алгач, бармый хәле юк. Шуларны уйлап барганнан соң: “Әллә кире борылабызмы соң?” – дип сорагач, әнисе кызын юатырга теләп: “Курыкма, балам, моңа кадәр куркынычка очраган булмады. Әнә, ай да безгә теләктәш, юлыбыз уңарга тиеш, Аллаһ боерса! Җәһәтрәк кыланыйк”, – дип тынычландырып куйды.
Бәхеткәме, бәхетсезлеккәме дигәндәй, юлда бернинди маҗараларга да тарымыйча, тиз барып җиттеләр. Кап-кара булып серәеп яткан бер эскерт төбенә килеп тукталгач та, әнисе: “Шушында бераз чокыныйк та, тора-бара күз күрер…” – дип, сәнәк-арканнарын хәстәрләп куйды. Аннары: “Бүре-фәлән сагаламыймы?” – дип, тирә-юньне фонарь белән яктыртып тикшереп чыкты. Ахырда, бер калкурак урынны аягы белән төрткәләп карады да: “Мондагы печән ике чанага да җитәрлек әле, балам!” – дип, тиз генә сәнәк белән алып, шуны чанага төйи дә башлады. Тәүдә үзенең, аннан соң кызының чанасына да печән төяп, кайтыр якка кузгалганнар гына иде, кинәт күңелгә шом салып якында гына бүреләр улап җибәрде. Шуны ишетү белән коты табанына төшкән Сиринә: “Ул бүреләр монда ук килеп җиткәнче, берүк кайтып китик инде!” – дип калтырана ук башлады. Ниһаять, алар белгән догаларын укый-укый, кайтыр якка кузгалдылар. Чаналары таш төялгән сыман, атлаган саен авырая гына барды. Берникадәр юл үткәч, улаган тавышка икесе дә ялт итеп артларына борылып карасалар, аларга бүреләр өере якынлашып килә! Берәү генә түгел, ә берьюлы ике бүренең чанасы артыннан шуышуын күрү белән Сиринә катып калды. Шулчак ул әнисенең: “Баскан урыныңда тик тор, курыкма, балам, бүреләргә курыкканны сиздерергә ярамый. Ходай кушмаган эш булмый ул, бер кулың белән сәнәгеңә таян, ә икенчесе белән чанаңның бавына ябыш”, – дип пышылдавын ишетеп, үз-үзен тынычландырып, әкрен генә кайтыр якка табан карады. Ә әнисе исә: “Хәзер мин аларга чарасын табам! Алар төтен белән уттан курка”, – дип, кесәсеннән шырпы алып, үзенең чанасындагы печәнгә ут төртте. Печән гөлтләп яна башлады. Тимер чаналарының баулары озын тимерчыбыктан булгач, үзләре утка бирешмәделәр. Бүреләрнең арттан ташлана торган гадәтләре барлыгын ишеткәне бар иде Сиринәнең. Әлегә артларыннан ут өермәсе ияргәч, аларга һич кенә дә куркыныч янамый-янавын. “Инде ризыклы булабыз!” – дип өметләнгән ерткычлар утны күрделәр дә, табышларын кысрыклап килүдән туктап, кырыйгарак чыктылар. Аеруча иң алдан килгән баш бүренең үз хәле – хәл иде. Ул койрыгын сыртына салып, артка чигенә башлау белән, башка бүреләр катып калды.
Бүреләрнең бик тиз генә тамак туйдыру уйларын өзгәннән соң әнисе: “Хәзер әкренләп кузгала башлыйбыз, кызым”, – диде. Сиринәнең маңгаена янә тир бәреп чыкты. Шуңа карамастан, ул бер артка, бер алга карый-карый ашыгып атларга кереште. Чаналарында гөлтләп янган утка ышыкланып, авылга кайтып җитәргә өметләнсәләр дә, печән янып бетеп килә иде. Әле ярый әнисе чана төбенә дүрт кисәк каен утыны салган. Ялкын телләре шуларга үрмәләп, учаклары кабат дөрләп киткәч, ниһаять, бүреләр дә тынып калгандай булды. Тик әнисенең чанасындагы печән дә, утын да янып бетеп бара иде.
“Балам, үзеңнең чанаңдагы печәнеңне аз-азлап утка сала бар, ялкыны кимемәсен”, – диде әни кеше. Сиринә чанасындагы печәнне кулы белән йолкып, пыскый башлаган учак авызына томырды. Бүреләр тырышлыкларының бушка булуын сизеп булса кирәк, шыңшый-шыңшый җай гына урман эченә кереп югалдылар.
Үзләренең башыннан кичкән бу куркыныч хәл Сиринәнең күңеленә мәңгегә уелып калды. Ул әле булса кечкенә хәйләсе белән бүреләрне җиңгән әнкәсенең шушы батырлыгы турында таң калып балаларына һәм оныкларына сөйләп ала.
Гөлсимә ЗИННӘТУЛЛИНА чыганак: pixabay