Путин Covid-16 буенча яңа белдерү белән чыкты

-- Alina

8 апрель Россия Президенты Владимир Путин  РФ Хөкүмәт әгъзалары һәм губернаторлар белән коронавирус инфекциясе таралуга бәйле хәлләргә багышланган киңәшмә үткәрде. Анда дәүләт башлыгы түбәндәге төп фикерләрне җиткерде.

× төбәкләр өчен кичекмәстән хәл ителергә тиешле бурыч – барлык медицина учреждениеләрен көчәйтелгән әзерлектә тоту. Төбәкләргә моның өчен акча җибәрелгән, аннан тиешенчә һәм дөрес файдаланырга гына кирәк;

× Финанс министрлыгына төбәкләргә коронавируска каршы көрәш өчен акчаны бүлүдә билгеле бер ирек куюны тәэмин итәргә;

× коронавируслы сырхаулар белән эшләүче белгечләргә. апрельдән башлап, өч айга өстәмә түләүләр билгеләнгән. Табибларга – 80шәр мең сум, урта буын медицина хезмәткәрләренә һәм “Ашыгыч ярдәм” табибларына – 50шәр мең сум; фельдшерларга, шәфкать туташларына һәм машина йөртүчеләргә – 25әр мең сум күләмендә;

× табибларны, хәрбиләрнеке кебек, иминиятләштерү гарантияләре белән тәэмин итү тәкъдим ителә;

× икътисадны туктатмаска, төбәкләр арасында транспорт, йөк пассажир рейсларын япмаска, предприятиеләр эшен массакүләм төстә чикләмәскә,

× компанияләрне, оешмалар һәм эшмәкәрләрне нормаль эш графигына кире кайтару өчен барлык шартлар тудырырга. Эшчәнлеге чикләнелгән оешмалар исемлеген булдырырга, калганнарын белешмәләр һәм килештерүләр артыннан йөртмәскә;

× төбәкләр башлыкларына һәр предприятиенең проблемаларына төшенергә, аларның һәркайсы буенча тиешле карарлар эзләп табарга;

× Министрлар Кабинетына һәм Үзәк Банкка биш көн эчендә бизнеска өстәмә ярдәм программасын эшләргә;

× барлык урта һәм кече предприятиеләрнең иминиятләштерү түләүләре ярты елга кичектереләчәк;

× “кредит каникулы” киңәйтеләчәк;

× гамәлдән чыгып килүче паспортларның, машина йөртү таныклыкларының, башка документларның гамәлдә булу вакыты автомат рәвештә кимендә өч айга озайтылачак;

× иң элек эш урыннарын саклап калган компанияләргә ярдәм ителәчәк;

эшен югалткан кешеләргә ярдәм ителәчәк. Алар өч ай дәвамында берәр МРОТ күләмендә пособие алачак;

× әти-әнисе эшсез калган балалы гаиләләргә аерым ярдәм чаралары күреләчәк. Эшсезлек буенча пособиедән һәм балалы гаиләләргә тәгаенләнгән түләүләрдән тыш, якындагы өч айга балигь булмаган һәр бала өчен аена 3әр мең сум күләмендә өстәмә түләү тәкъдим ителә.

 

 

Мәгълүмат Ватаным Татарстан

Бәйле