WhatsAppта хәбәрләр җибәрүгә чикләүләр кертелә

-- Лейла

 Бу чикләү фейклар, чынбарлыкка туры килмәгән хәбәрләр таралу белән бәйле.

Хәбәрләрне төрле кешеләргә таратуны чикләү — ялган мәгълүмат таралу ихтималы аркасында кертелгән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Узган ел үзебезнең кулланучыларыбызга берничә тапкыр җибәрелә торган хәбәрләр концептын тәкъдим иттек. Алар ике ук белән билгеләнгән. Асылда, мондый хәбәрләр гадәти хәбәрләр белән чагыштырганда шәхси түгел. Хәзер исә, чикләүләр кертергә мәҗбүрбез- ватс апп аша хәбәрне бер тапкыр гына җибәрергә мөмкин «, — диелә компания белдерүендә.

WhatsApp Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм милли сәламәтлек саклау министрлыгы белән хезмәттәшлек итә, бары тик әлеге чыганаклардан гына мессенджер кулланучыларына дөрес мәгълүмат бирелә, дип ачыклык керттеләр компаниядә.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле