«Ачуы кабарган йорт иясе төн буе хатынны йоклатмады»

Авыл читендә урнашкан  бу йортның хуҗасы теге дөньяга күчкәч, хатыны да озак тормады: өйне ташлап, барлык уңайлыклары булган таш йортка күченде. Ишеккә йозак элеп куйдылар. Кыш буе Ул яшәгән мич башында җилләр генә уйнады. Тәрәзәгә язгы кояш нурлары көлеп караган мәлдә йортның ишеген  яшь гаилә ачып керде. Шундый матурлар, бигрәк пар килгәннәр, кечкенә уллары да бар. Дүрт бүлмәне бер итеп йөреп җиләгән иде инде Ул.  Бу өйдә Галимәнең гаиләсе яши башлагач, күңелләре күтәрелде.  

Хуҗа кеше тракторда эшли. Иртә белән тыр-пыр килгән тавыш белән тирә-якны уятып, эшкә китә, караңгы төшкәч кенә кайтып керә. Яшь хатын бала белән өйдә утыра.  Күкрәгенә алып бәбиен имезгәндә шундый матур, шундый рәхәт аңа карап утырулары. Тамагын туйдыргач, бишек җырларын көйләп, улын йоклата һәм үзе дә аз гына черем итеп ала. Ул Галимәне якын килеп тыңлый, алар йоклаганны тын гына карап тора.

Иренең азрак капкалап алганын тракторы кайтып туктавыннан ук сизә хатын. Зур тавыш чыгармаса да, исерек сүзен тыңлыйсы килми Галимәнең, шуның өчен җәһәт кенә  улы белән  мич башына менеп утыра. Тартып куйган кашага аша берни дә күренми. Үзенә «кунакка килгә» хатын белән малайга бик шатланып Ул да алар янында арка терәп утыра. Аш бүлмәсендәге зур мич һәрвакыт җылы, чөнки хуҗабикә камыр ашлары пешерергә ярата. Өйгә тәмле ис таралып китә.  Йорт иясе ашый торган зат булмаса да, тәмле ис килгәнен ул да тоя.

Әмма беркөн бу гаиләне дә кайгы урап алды. Тракторчы ир йөк төягән килеш капланып, үлеп китте. Бу көнне йортка туган-тумача, дус-иш, күршеләр, хезмәттәшләре җыелды. Аяк басар урын да юк. Кыйблага каратып яткырган ирнең гәүдәсенә озак карап торды Ул мич башыннан. Хәзер алар икәү: аның янына ирнең җаны да менеп кунаклады. Читтән генә кешеләрне күзәтте алар: кемдер күз яшьләренә ирек биреп, елап утыра, әнә теге почмакта ирләр җыелган, анектод сөйлиләр, аш бүлмәсендә  ирнең туганнары киленне «чәйни». Шулай инде, ир үлсә, хатын гаепле. Тик ирнең җанына озак утырырга туры килмәде, гәүдәсен күтәреп алып чыгып киткәч, аның  артыннан очты.

Галимә болын кебек йортта бала белән ялгыз калды. Ул хатынны ничек юатырга да белмәде. Хатын боегып утырган чакта тып-тып итеп су тамызды, яки берәр нәрсәне идәнгә төшереп тавыш чыгарды.  Кечкенә малай кыяфәтенә кереп, бала белән уйнап ала.  Олы кешенең күзенә күренмәсә дә яшь бала йорт ияләрен күрә, дип сөйлиләр, дөрестер.

Галимәгә  эшкә чыгарга вакыт җиткәч, әтисе бала карарга килде.   Озын көннәр буе Галимә кайтканын көтеп утыра алар, Ул да көтә. Галимә кайткач, өйгә тәмле ризык исләре тарала. Бүлмәләр яктырып китә. Төшке ашны ашагач, бала белән Галимә йоклап китә. Эшкә соңга каласың, дип матур тавыш белән уята Ул хатынны. Аңа Галимәгә эндәшү бер куаныч. Беренче вакытларда Галимә бу эндәшүчедән куркса да соңрак өйрәнеп китте. Аңа да кызык: төрле тавышлар белән йомшак кына эндәшеп уята аны йорт иясе. Тор инде, сәгать ике тула. Тор, вакыт, соңга каласың. Ул да сөйләшә беләме икән ни?

Кыш көне Галимә җылырак булыр, дип мич буенда торган караватка ятты. Улын кочаклап йокымсырап кына киткән иде, акрын гына юрганы шуганын сизеп, дертләп китте. Тиз генә белгәннәрен укып, юрганы белән башын каплады. Куркытты бугай хатынны, Ул үзе дә үкенеп куйды. Мич башында яшәгәч, минем янга килде, дип уйлады, ахры.

Озак та үтми, Галимә туган якларына кайтырга булды. Төенчекләр төйнәлгән хатын юл догасы укый. Аның каршында Ул да утыра. Үзе боек. Шулчак аны күргәндәй, Галимә йорт хуҗаларына рәхмәт әйтә. Эх, каласы килми аның тагын буш йортта.  Хатын киң итеп ишекне ачты да, улына, әйдә, дип әйтүе булды, Ул да ишектән атылып чыкты. Йөк машинасындагы бер тартма эченә кереп кунаклады. Шулай итеп, яңа йортка Ул да кайтып керде. Почмакларга күз йөгертеп чыкты, әлегә монда ия күренми, кайтып яхшы иттем, дип сөенде.

Матур яши хуҗалар. Галимәнең тормыш иптәше дә ягымлы. Яңа йортка тагын бер бәби алып кайттылар. Ул тагын яшь әнинең бала имезгәнен карап утыра. Ана өчен бала имезүдән дә татлы хис бармы икән, дип уйлый. Әнисе белән йоклаган бала янына ятып та тора әле ул кайчагында.  Өйдәгеләр чыгып китсә, мәче белән уйнап көн уздыра. Койрыгын күтәреп, сыртын кабартып күпме куаласа да, мыраубикә аны куып тоталмый. Кичен гаилә бергәләп телевизор карый. Ул яратмый шул шакмакта яшәгән кешеләрне, сөйләшүләрен дә аңламый.  Барысына да канәгать булып яши бирә. Тик Галимәнең олы улы гармун тартырга тотынса, ачуы кабара. Яратмый ул тавышны, шуннан я өстәрәк торган баш киемен төртеп төшерә, я малайның кабыргасына төртеп ала.

Еллар үтә торды. Балалары укырга читкә киттеләр. Беркөн Галимәнең икенче тормыш иптәше дә үлеп китте. Галимә япа-ялгыз торып калды. Иренең кисәк вафатыннан аңгыраланган хатын нәрсә уйларга да белмәде. Ә Ул гел хатын янында иде. Аш-су әзерләсә дә, табак-савыт юса да аның янында басып тора. Кайчагында хатын нидер сизенгән кебек кисәк кенә артына  борылып карый да бисмилласын укырга тотына. Аллаһка сыенмаса Ул аны кочаклап юатыр иде.

Үз гомерендә әллә ничә төрле  кыяфәткә кергәне булды аның: балалар белән бала булып уйнады, күршедәге олы яшьтәге әбекәй кергәндә аңа бабай булып күренде. Керә-керүгә, и-и, кода да монда икән,  дип сөйләнер иде әбекәй. Ул да мәрхүм инде. Хәзер Галимә ялгыз калгач, Ул аның ире кыяфәтенә кермәкче булды. Галимәнең сөеп-сөелеп кенә яшәр чагы да бит. Ул аңа тегеләй дә килеп карый, болай да, әмма догасыз түшәккә ятмаган Галимәне фәрештәләр уратып ала да, Ул якын бара алмый. Җитмәсә пәнҗешәмбе көннәрендә Галимәнең якыннары дога сорап килеп җыела. Үзләренә багышлап укылган догаларга сөенеп тарала алар. Кызык инде, гәүдәләре җир астында ята, җаннары  кайда тели, шунда очып йөри, дип аптырый Ул. Ул бит йортны ташлап китми, ул бу йортның иясе, уттан-куздан саклый.  Галимәгә сыерың бозаулый, дип тәрәзә чирткәне дә бар аның. Галимәнең җырлый-җырлый Алакаен сауганын күзәтеп тора.  Рәхәт авылда яшәве, дип уйлый Ул. Ул да уйларга белә көнләшә, кайгыра, борчыла.

Беркөн Галимәләргә ят ир килеп кунарга калды. Ачуы кабарган йорт иясе төн буе хатынны йоклатмады. Өстенә менеп тә сикерде, юрганын да тартты. Җанын суырып алырдай булды. Бастырылган хатынның кычкырырга да тавышы чыкмады. Бис-бис, дип укырга тели, теле әйләнми. Көч-хәл белән уянды ул.  Икенче көнне Ул аны караватыннан ук тотып сөйрәде. Ул кара мәче кыяфәтенә кергән иде. Галимә саташып куркып уянды. Белә ул йорт иясенең ачуланганын, аңлый. Юк башкача якын җибәрмәде ул Галимәне ятларга, гел курчалап торды.

Картаеп үлем түшәгенә яткач кына күрде аны Галимә. Ялгыз карават янында хатынның кулын тотып Ул утыра, шулкадәр ягымлы һәм матур күренде ул хатынга. Яраткан Галимәсенең соңгы сулышын да Ул гына тойды. Алар да ярата белә икән бит.

 

Фәрзәнә ИСМӘГЫЙЛЕВА.

Бәйле