Татарстанда кайбер оешмалар эшли башлый, ләкин шул ук вакытта яңа…

-- Лейла

Татарстанның коронавируска каршы көрәш оператив штабы 10 апрельгә кайбер яңа карарлар кабул итте. Аерым алганда, катгый изоляциядә утырырга тиешле кайбер авыру төрләре расланган. Шикәр чире булган, үпкәләре чирле, астма, бронхлары авыру, кан әйләнеше системы авырулары һәм башка авырулар коронавирустан аеруча нык сакланырга тиеш.

  • Киләсе атнадан кәрәзле элемтә салоннары ачылырга мөмкин, ләкин аларның урамнан керү урыны аерым булырга, санитария кагыйдәләре үтәлергә тиеш.
  • Такси машиналарында юлчылар саны икедән артмаска тиеш (балалар саналмый), машинага утырган кешеләрнең бөтенсе дә битлек, респираторлар кигән булырга тиеш.
  • 11 апрельдән зиратларга керү тыела. Мәетне җирләү өчен генә керергә рөхсәт ителә. Җирләү чарасында 20дән дә артык кеше катнашырга ярамый.
  • Киләсе атнадан кайбер ширкәтләр эшли башларга мөмкин. Бу систем коручы эре ширкәтләргә хезмәт күрсәтүче оешмалар диелә.

Әлеге карарлар якын арада Татарстан хөкүмәте боерыгына кертеләчәк.

Коронавирус таралу куркынычы сәбәпле, Татарстанда 31 марттан махсус үзизоляцияләнү тәртибе кертелде. Ул санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчы дәвам итәчәк. 10 апрельгә Татарстанда 50 кешедә коронавирус расланган, ун кеше савыккан.

Чыганак: чит ил агентлыгы

Бәйле