«Үлемнән кала барлык авыруларга да дәва…»

-- Alina

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.)нең дә: «Кара тминда үлемнән кала барлык авыруларга да дәва бар», – дигән хәдисе билгеле. Ислам хәдисләрендә кара әнис (черный тмин) орлыклары турында әнә шулай диелгән. Аларда әйтелгәннәргә караганда, әнисне даими кулланып, ислам дине кушканнарны үтәп яшәүче кеше беркайчан авырмый.

Нәкъ менә гарәп культурасы дөньяны кара әниснең могҗизага тиң үзенчәлекләре белән таныштырган. Галимнәр, хәдисләрне өйрәнеп, кара әниснең иммунитетны ныгытуын, күзәнәкләрне вирусларның җимергеч көченнән саклавын, яман шеш күзәнәкләрен үтерүен раслаган.  Әнис маеның эчәктәге суалчаннарны бетерүе, бактерияләргә һәм гөмбәчекләргә каршы үзенчәлекләре билгеләнгән.

Халык медицинасында шундыйрак рецептлар бар. Аларны табиблар да хуплый.

Грипп, ОРВИ вакытында (коронавирус инфекциясе вакытында иммунитетны күтәрү өчен дә кулланырга була) кара әнис маена зәйтүн мае кушып (1:1 нисбәтеннән), көненә 2-3 тапкыр борынга тамызалар. Ялкынсыну һәм йөткерүдән котылуга ярдәм итә ул. Томау төшкәндә, борын тишекләренә әнис маенда чылатылган мамык куеп торырга мөмкин (15-20 минутка). Болай эшләгәндә, организмда шундук җиңеллек сизелә.  Нык йөткергәндә, күкрәк читлеген шушы май (бераз зәйтүн мае кушарга) белән ышкырга мөмкин: кан әйләнеше яхшырып, какырык тизрәк кубачак. Моннан тыш аны сулыш алуны җиңеләйтү өчен борын төбенә тидерергә дә мөмкин.

Күзләрнең күрү сәләтен яхшырту өчен төелгән әнисне иснәү киңәш ителә.

Әнис орлыкларын (төеп – 3 грамм) бер чәй кашыгы бал кушып куллану хәтернең яхшыруына, яман шеш авыруларын кисәтүгә ярдәм итә.  Шулай ук әнис маен да бал белән эчәләр. Әче булу сәбәпле тамакны яндырмасын өчен аңа бераз гына зәйтүн мае өстәргә мөмкин.

Кара әнис мае – шикәр чиреннән дә дәва. Аны эчкәндә, канда шикәр микъдары кими. Әлеге май шулай ук баш авыртканда, сулыш органнарындагы чирләрне дәвалауда кулланыла. Ул кан тамырларын чистарта, тромблар барлыкка китерми, кан басымын нормада тота. Шуңа күрә әнис мае атеросклероз, йөрәктә ишемия авыруыннан, веналар киңәюдән интегүчеләргә киңәш ителә. Табиблар йөрәк мускуллары һәм кан тамырлары эшчәнлеген яхшырту өчен кимендә 2 ай дәвамында көненә икешәр тапкыр берәр чәй кашыгы май эчәргә киңәш итә.

Гомумән, кара әнис иммунитеты йомшарган кешеләр, аеруча өлкән яшьтәгеләр өчен бик файдалы. Организмны ныгыту өчен тәүлегенә бер чәй кашыгы әнис мае эчеп җибәрү киңәш ителә.

Табиб белән киңәшләшергә онытмагыз!

 

 

Мәгълүмат Ватаным Татарстан

Бәйле