Татарстан кешесе хатынын буып үтерә һәм аның гәүдәсен кечкенә улы белән калдыра. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Фаҗига 6 апрельдә Минзәләдә була. Тикшерү барышында 43 яшьлек хатын 33 яшьлек ирен эчкечелектә гаепләгән. Исерек ир хатынына ачулана һәм буып үтерә. Шуннан соң ул 9 яшьлек улын хатын-кызның гәүдәсе белән янәшәдә калдырып, өйдән чыгып китә.
Ир-атны өченче тәүлектә генә тоткарлыйлар. Башта ул, чит кешеләрне гаепләп, үз гаебен танымаган. Соңрак үз гаебен таный. Җинаятьчегә карата җинаять эше кузгатылган.
Чыганак: kazan.mk.ru