«Бүген әтинең арабыздан китүенә 5 ел» — җырчы Винарис әтисе турында күпләр белмәгән мәгълүматлар ачты [видео]

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //

11 апрель Җырчы Винарис әтисенең китүенә 5 ел булган көнне истәлекле хатирәләре белән уртаклашты һәм Татар Тудейга әти-әнисенең танышу тарихын сөйләде.

«Бүген әтинең арабыздан китүенә 5 ел. Ул — бик көчле һәм гадел кеше, яратучан әти, җаваплы гаилә башлыгы иде. Һәрвакыт безнең бәхетебез тулы, өебез җылы булсын өчен тырышты. Рәхмәт, әти! Әни дә, без — балалар да синең янәшәңдә бәхетле яшәдек. Авыр туфрагың җиңел булсын», — дип мөрәҗәгать итә җырчы әтисенә.

Винарис  шулай ук әти-әнисенең танышу тарихын да искә алды. «Әти армиядә хезмәт иткән вакытта, татар авылында әнине күреп ала һәм гашыйк була, гомерен аңа багышлый. 52 ел бергә иңне-иңгә куеп гомер итәләр, ике бала үстерәләр, безне аякка бастыралар. Әти яһүд булуына карамастан, һәрвакыт үзенең татар гореф-гадәтләре белән яшәвенә горурланды. Ул мөселманлыкны кабул итте, телне өйрәнде. Әти мөселман йоласы буенча җирләнде», — дип әтисе турында хатирәләрен яңарта ул.

Винарис Илъегет үзе дә татар гореф-гадәтләренә таянып яшәвенә, татар булуына горурлануын әйтә. «20 ел элек Татарстанга күченеп килдем, шул көннән бирле концертларда татарча җырлап, тамашачы белән аралашып яшәвемә шатмын. Хәзерге яшьләрнең дә үз халкы, телләре белән горурланып яшәүләрен телим», — ди ул.

 

Бәйле