Кайбер белгечләр кеше өйдә генә бикләнеп ятса, аның сәламәтлеге киресенчә, какшарга мөмкин.
Шуңа да 30-40 минутка саф һавага чыгып керергә кирәк, дип саный. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунитет профилактикасы буенча баш белгече Дмитрий Лопушов исә саф һаваның сәламәтлек өчен файдалы булуы белән килешә. Әмма, үзизоляция вакытында җәмәгать урыннары белән янәшәдәге ишегалларына чакмасаң хәерлерәк, ди. Балконга чыгып керергә була, шәһәр читендәге дачага, шәхси йортыңа кайтып бакчада йөрергә мөмкин. Анда да саклык чаралары турында онытмаска кирәк. “Ә менә шәһәрдә кеше күп йөри торган ишегалдына чыгудан мәгънә юк, ул һава сулап йөрү өчен куркынычсыз урын булып саналмый, без әлегә авыруның “күтәрелү” стадиясендә, шуңа үзизоляция режимын түзеп бетерергә кирәк, –
ди Дмитрий Лопушов.
Чыганак: Шәһри Казан