Иркутск психиатрия хастаханәсеннән алты пациент кача [видео]

-- Лейла

Иркутск өлкәсендә психиатрия хастаханәсенең алты пациенты качкан һәм эзләнүгә игълан ителгән. Бу хакта «ВКонтакте»да төбәк эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Бүген төнлә 2нче полиция бүлегенең кизү частенә Юбилей микрорайонында урнашкан 1нче Иркутск өлкә психиатрия хастаханәсе медперсоналыннан алты граждан учреждениедән качу турында хәбәр килде», — диелә хәбәрдә.

Кадрлар буенча күзәтү камераларыннан күренгәнчә, төнлә аларның берсе кизү торучы табиб янына килеп, тамакка билгесез предмет китереп, ачкычларын бирүләрен таләп итә. Бу вакытта калганнары медучреждениедән чыгып китәләр.

Төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, пациентларга 19дан 28 яшькә кадәр.

https://www.instagram.com/p/B-3rB_7jXa7/

Чыганак: "БИЗНЕС Online"

Бәйле