Камал театры 10 көндә онлайн спектакльләрне ничә кеше каравын һәм күпме акча җыелыун әйтте

-- Alina

Камал театры 2 апрельдә 114 нче сезон репертуарындагы спектакльләрнең трансляциясе сезонын ачты. Һәр тамашачыны исәпкә алганнан соң, 10 көн эчендә 2200дән артык билет алынганы мәгълүм булган.

Бу – 150 000 сум акча жыелган дигән сүз.  Иң юмарт тамашачы спектакльгә билетны 3000 сумга алган. Әлегә иң популяр спектакль – «Мәхәббәт FM». Әлеге тамашаның трансляциясенә 700дән артык кеше билет алган. 

Спектакльләрне Татарстанлылар гына түгел, чит илләрдән –Финляндия, Бельгия, Германия, Төркия һәм Нидерландта яшәүчеләр, Россия буенча Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Түбән Новгород өлкәсе, Чувашия Республикасында яшәүчеләр алган.
Театр директоры Илфир Якупов әйтүенчә, юмарт тамашачыларны  үзизоляция чоры үткәннән соң бонуслар көтә.

Директор урынбасары Илшат Латыйпов әйтүенчә, проектның төп максаты –тамашачы белән элемтәне югалтмау. “Без махсус ирекле бәя куйдык. Ягъни спектакльгә билетны теләсә нинди бәягә алып була. Шулай итеп “Мәхәббәт FM” спектакле тулы зал җыйды. Алай гына да түгел әле ул.  Бер транcляцияне гаилә белән карыйлар бит. Димәк 700не икегә ,өчкә тапкырларга кирәк була. Без алга таба да тамашачы күңелен күрергә әзер. Чөнки репертуар спектакльләренең яртысы видеоязма рәвешендә эшләнгән. Бу – бүген генә башланган эш түгел. Моңа әзерлек күптән барды. Съемкалар югары сыйфатлы, аларга барысына да титрлар  әзерләнә. Кызганыч,  мондый мөмкинлек бөтен театрларда да юк. Без исә атналык нәтиҗәдән бик канәгать”, – дип билгеләп үтте ул.

Бу атнада Камал театры “Бию пәрие”, “Исәнме, улым”, “Ак калфагым төшердем кулдан” спектакльләренә чакыра.

Мәгълүмат Ватаным Татарстан

Бәйле