«Кеше дәваханәгә үз аягында килеп, табутта кайтырга тиешме?»

-- Лейла

Юлай Аллаярова гаиләсе ирнең вафатында табибларны гаепле дип саный. Аларны җаваплылыкка тарттырырга телиләр. «Кеше дәваханәгә үз аягында килеп, табутта кайтырга тиешме?» — дигән сорау бирә алар…

Башкортстанның Мәчетле районыннан Юлай Аллаяров Уфага Куватов исемендәге республика дәваханәсенә шикәр чире белән килә.

Ләкин бичара әлеге учреждениедәге проблемаларның үзәгенә эләгә. Аның бертуган апасы Юлия сүзләренә караганда, ир «республиканка»да ятканда үлгән, ләкин мәрхүмнең гәүдәсен туган авылына кайтару — якыннары өчен авыр бурыч.

Юлия «Комсомолка» белән әңгәмәсендә сөйләгәнчә, аның абыйсы 24 мартта дәваханәгә «шикәр диабеты» диагнозы белән эндокринология бүлегенә яткан.

— 10 тәүлектән соң ул шалтыратты һәм үзендә югары температура булуын һәм аны реанимациягә күчерүләрен әйтте. Шуннан соң Юлай элемтәгә чыгудан туктады. Без шомландык, РКБга шалтырата башладык, ләкин, кызганычка каршы, абыемның хәле турында бернинди аңлатма да алалмадык. Аннары танышлар аша аның хәле турында мәгълүмат белә алдык. Ул реанимациядә бик авыр хәлдә, ИВЛ аппараты астында, диделәр, — ди Юлия.

11 апрель көнне Юлай Аллаяровның вафат булуы билгеле була. Һәм хәзер аны гаилә Уфадан 250 чакрым ераклыктагы авылына алып кайтырга тиеш. Моның өчен аларга үз хезмәтләре өчен 45 мең сум таләп иткән ритуал хезмәтен ялларга туры килгән.

— Әнигә ярты сәгатьтән соң ритуаль хезмәтеннән шалтыраттылар һәм 45 мең сумга җирләү эшләрен башкарырга тәкъдим итттеләр. Әмма, кызганычка каршы, минем гаиләмнең һәм әти-әниемнең мондый акчасы юк, — ди Юлия.

Юлай Аллаярова гаиләсе ирнең вафатында табибларны гаепле дип саный. Аларны җаваплылыкка тарттырырга телиләр. «Кеше дәваханәгә үз аягында килеп, табутта кайтырга тиешме?» — дигән сорау бирә алар…

Чыганак: "Кызыл таң"

Бәйле