«Аны тулысынча чишендереп, берүзен ябып куялар, телефонын алалар…» — Әлмәттә эпидемиологик ситуация контрольдән чыга

-- Alina

Апрель башында социаль челтәрләрдә Әлмәтнең үзәк хастаханәсендә эпидемиологик ситуациянең контрольдән чыгуы турында аудиоязма таралды. Бу язма фейк дип игълан ителеп озак та үтмәде, Мәскәүдә булып кайткан Әлмәт кешесендә коронавирус дип шикләнүләре турында яңа видео пәйда булды. Видео авторы Лилия Самарина (кыз фамилиясе Мөшәрәпова — ред.) әнисенең Мәскәүдән кайткач хастаханәгә эләгүе, аны кинәт Чаллыга алып китүләре турында сөйли, әнисен эзләргә Мәскәүдән үзе кайта.​ Икенче видеоны ул инде Чаллы хастаханәсе янында яздыра, әнисен табу шатлыгы белән уртаклаша.

Андагы хәлләр турында Лилия Азатлыкка сөйләде.

— Лилия, сез хәзер Татарстандамы, Мәскәүдәме?

— Мин инде Мәскәүдә, кайтып җиттем.

— Әниегезне эзләү ничек булып бетте?

— Әни бездә Мәскәүдә кунакта булган иде, 17 мартта кайтып китте. Икенче көнне урамда җылы дип яланөс көенчә кер элгәндә салкын тидергән.

— Сүз уңаеннан, әниегезгә ничә яшь?

— Илле тугыз. Ике көн өйдә прополис белән дәваланган. Хәле начарайгач, үпкәсен тыңлауны сорап, авыл фельдшерына шалтыраткан, анысы килмәгән. Энекәш әнине Әлмәт үзәк хастаханәсенә алып киткән, анда бар да яхшы дип кайтарганнар. Ике көннән тагын бер мәртәбә барган, өченче мәртәбә дә барган. Шимбә 21 март хәтта кизү торган табибка да туры килгән. Анысы да барысы да яхшы дип кайтарып җибәргән. Әлмәттә яшәгән сеңлем, аптырап, авылга ашыгыч ярдәм чакырган. Алары да әнинең исән икәнен күреп, бернинди рентгенга да җибәрмичә, кайтып киткән. Бөтенләй хәле начарайгач, әни үзе ашыгыч ярдәм чакырган, хастаханәгә алып китегез, рентген сурәте ясагыз, дигән. Рентген ясагач, ике яклы үпкә ялкынсынуы, дигәннәр, терапия бүлегенә салганнар. Кичтән үк антибиотиклар кадый башлаганнар. Иртәнгә хәле яхшырган. Ул анда бер тәүлек яткан, өч тапкыр антибиотик кадаганнар. Ул кемгәдер Мәскәүдә булганын әйткән, һәм шунда кинәт башланган хәлләр: коронавируска тест билгеләгәннәр, кич исә алдап Чаллыга алып киткәннәр.

— Ничек инде алдап?

— Инфекция бүлегенә күчерәбез дип, машинага утыртканнар, машинасы да ашыгыч ярдәмнеке түгел, ниндидер катафалка. Әлмәттән чыга башлагач, ул «мине кая алып барасыз» дип сораган. «Чаллыга, анда коронавируслылар өчен хастаханә бар», дип аңлатканнар. Тест уңай булдымыни, дигәч, әлегә берни билгеле түгел, дип аңлатканнар. Әнинең температурасы 39, утырырга да хәле юк, ә аны ике сәгать алып барганнар, дүртенче катка җәяү алып менгәннәр — «мин тирләгән көе, бөтен яктан җил, анда да өстәлгәндер», ди әни. Аны Чаллыдагы инфекция хастаханәсенә алып киләләр (Мәскәү проспекты, 85). Беренче көнне, 29 мартта, табибә аңа барысын да аңлата, дәвалаячакбыз, ди, уколлар билгели, дарулар яза. Беренче ике көнне аны шулай дәвалыйлар. Сишәмбе, 31 март көнне кич әнигә инфекцион хастаханәнең реанимация бүлегенә күчерәбез дип хәбәр итәләр. «Сине кислород астына яткырабыз, телефонны сүндерергә кирәк» дип кисәтәләр. Әни безне дә кисәтеп куйды, «мине кислородка кушачаклар, чөнки хәл авыр» диде дә телефонын сүндерде. Әни ничек күчергәннәрен дә сөйләде — бер кат юрганга төреп, инвалид арбасына утыртып, шәфкать туташы аны урам аша икенче бинага илтә. Әни урамда өши, ә реанимациядә аны тулысынча чишендереп, берүзен ябып куялар, телефонын алалар, көненә ике тапкыр кына керәләр, ләкин дәваламыйлар. Әнинең болай да ике яклы пневмония, хәле начарайганнан-начарая, игътибар итүче юк. Ютәлдән кан басымы күтәрелә, 180гә җитә. «Ишекне шакыйм, ярдәм итегез дип чакырам, ә алар кулларын җәеп тик торалар», дип сөйләде әни. “Гафу итегез, безнең киемнәр махсус эшкәртүдә, өстәмә кием юк», дип аңлаталар. Әни әйтә — алар минем янга килергә куркалар, ди. Мин аңлыйм — табиблар әзер түгел, ләкин сез бит беренче чиратта табиблар!

— Вәгъдә ителгән кислород булганмы соң?

— Юк, кислород булмаган. Алар бары тик аны күчергәннәр һәм бикләп куйганнар. Әни инде «мине биредә үтерәчәкләр, коронавирусның чираттагы корбаны булачакмын», дип уйлый. Ул вакытта әле анализлар да булмый, алар каядыр килгәнме-юкмы — белмим. Әни анда өч көн бикләнеп яткан, бернинди дәваланусыз.

Җомга көнне аңа Чаллының 2нче поликлиникасына күчерәбез дип хәбәр итәләр, янәсе 2нче поликлиника коронавируска каршы җиһазланган. Шәфкать туташы «телефоныңны алырга онытма», дип телефонын кертеп бирә. Әни сеңлемә шалтыратырга җитешә, «мине дәваламыйлар, хәтта яныма кермиләр», дип хәбәр итә. Әнидә ике яклы пневмония булгач, ул үпкә кабаруыннан да үлә ала. Сеңлем миңа шалтыратты. Мин җомга буе нишләргә белмәдем, инфекция бүлегенең реанимация табибына шалтыратам, ә миңа «хәле тотрыклы» диләр дә трубканы ташлыйлар. Мин кабат шалтыратам, «Мин яздырам, бөтен сорауларыма да җавап бирегез», дим. Ник телефонын алдыгыз, дигән сорауга «мәгълүмат читкә чыкмасын өчен» ди. «Сезнең яшерердәй әйберегез бармы, нишләтәсез сез аны? Әнине ничек дәвалыйсыз?» дип сорыйм, «антибиотиклар бирәбез, вируска каршы дарулар бирәбез» ди. «Вируска уңай тесты бармы? Ни өчен сез аны берүзен ябып куйдыгыз да янына берегез дә керми?» дим. «Кем сезгә алай дип әйтте?» ди. «Мин барысын да беләм, дим, ник дәваламыйсыз?» дим. Дәваларга 2нче поликлиникага күчереләчәк, дип аңлатты табиб.

Җомга көнне күчерелмәгән иде әле. Шимбә көнне кабат шалтыратам, әнигә телефонын бирегез, миңа аның белән сөйләшергә, хәлен белергә кирәк, дим. Җавап юк. Бүтән монда шалтыратмагыз, ди табиб. Ә әни һаман шунда! Көндезге икеләрдә, инде унынчы тапкыр шалтыратуыма табиб «Бүтән миңа шалтыратмагыз, без аны шәһәрнең 2нче хастаханәсенә күчердек», диде. Ул хастаханәнең номерын сорагач, бездә юк, дип җавап бирде. Ә мин әнинең хәле начарайганын беләм, ул сеңлемә «ята да алмыйм, утырып кына торам» дип зарланган булган. Мин инде башкача көтеп утыра алмадым, машинага утырып, Чаллыга кузгалдым, ә үзем Мәскәү өлкәсендә яшим.

Коронавируска тесты уңай икәнен күрсәтегез, сез аны ничек дәвалыйсыз, дим

Якшәмбе төш вакытына килеп җиттек. 2нче хастаханә тирәли йөрим, кертмиләр, мин инде тәрәзәдән берәр табиб йә шәфкать туташын күрмәмме дип карап йөри башладым. Ахырда беренче каттагы бер шәфкать туташы күреп алды. «Шундый-шундый авыру килдеме сезгә?» дип сорыйм, әйе, бездә ята, ди. Ни өчен телефонсыз? дим, ә бездә телефон ярамый, без телефонын алдык, ди. Ничек элемтә тотарга, дип сорагач, табибка шалтыратырга кушты. Икенче шәфкать туташын чакырды, анысы баш шәфкать туташы булды, ахры, миңа ординатура номерын бирде. Анда шалтыратып, дәвалаучы табиб белән таныштым, әни турында сорый башладым. Анысы «Мин сезгә берни әйтә алмыйм, хәле авыр» диде. Ник телефонын алдыгыз, дигәч, табиб «ул безгә телефонсыз килде», ди. «Ялган бу, шәфкать туташы телефонын алдык дип әйтте», дим. «Ярый, ачыкларбыз», ди. «Мин — аның кызы, стационар картасы белән танышасым килә. Коронавируска тесты уңай икәнен күрсәтегез, икенчедән, сез аны ничек дәвалыйсыз, инфекцион хастаханәдә аны бөтенләй дәваламадылар, шуңа хәле начар», дим. Ул миңа «моңа беркемнең дә хакы юк», ди. «Мин үзем онкология хастаханәсе стационарында эшләдем, хокукларымны беләм, мин аның картасы белән танышырга, копия яки фото ясарга хокуклы», дим, миңа әнинең хәлен аңларга кирәк. Моңа ул «баш табиб белән сөйләшергә кирәк», дип җавап бирде. Мин беркая да китмәячәкмен, әнигә телефонын биргәнче, шушында тәрәзә астында торачакмын, дидем.

Интернетка кереп карадым — ул анестезиолог-реаниматолог булып чыкты. Мин бик гаҗәпләндем — мондый табиблар коронавирусны ничек дәвалый?

Егерме минуттан әнинең телефоны кушылды. «Тәрәзәгә кил, күрен» дим. Култык астыннан тотып алып килделәр. «Хәлем авыр, сулау кыен, кан басымым күтәрелде», дип ишарәләп аңлата. Кабат табибка шалтыратып «әнинең кан басымы күтәрелгән, ул кардиограмма ясауны сорый, йөрәге авырта, ахры», дим. «Мине өйрәтергә кирәкми, минем шәфкать туташлары бар, алар барысын да тапшырыр», ди. Мин бу сөйләшүдән соң интернетка кереп карадым — ул анестезиолог-реаниматолог булып чыкты. Мин бик гаҗәпләндем — мондый табиблар коронавирусны ничек дәвалый? Мин генә аңламыйммы. Әнигә шалтыратып, «хәзер сиңа кәгазь-каләм бирәчәкләр, миңа синең кәгазьләреңне карарга рөхсәт итеп, ышаныч кәгазе язып бир» дим. Табибка шалтыраткач, ул кәгазь-каләм илтеп бирергә ризалашты. Әнигә кире шалтыратсам, аңа нидер кадаганнар — ул инде берни аңламый, алар бит анестезиолог-реаниматологлар, кешене ничек оетырга икәнен беләләр. Мин елыйм, әни йокылы тавыш белән «курыкма, барысы да яхшы булачак», ди. Телефонын сүндереп куйдылар. Хәзер искә алуы гына мәзәк, ул вакытта бик куркыныч иде. Тәки бернигә ирешмичә, бер тәүлеккә алган фатирга кунарга киттем. Миңа бөтенесе шалтыратырга тотынды: санэпиднадзор, полиция, авылдагы участок инспекторы.

— Алар сездән нәрсә теләделәр?

— Кайда кунуымны сорыйлар. Ни өчен кирәк андый мәгълүмат, дим. Контроль өчен, ди. «Сез Мәскәүдән килдегез, анда киеренке вазгыять, анда бөтенесе дә авырый, сез хәзер бөтен шәһәргә йоктырып бетерәчәксез», диләр. Нәрсәне тикшерәсе — мин сау-сәламәт, минем өйдә ике бала, дим. Ун тапкыр шалтыратканнардыр, сеңлемә дә шалтыратканнар. Ә сеңлем белән энем әнине Чаллыга алып киткәннән бирле өйдә бикләнгән килеш — аларның икесенә дә өйдән чыкмаска, диелгән, чөнки алар әни белән контактлы исәпләнә.

— Алар Әлмәттәме?

— Сеңлем Әлмәттә, энекәш авылда — ул әни янында яши иде. Сеңлемә волонтерлар ашамлыклар китереп торыр дип сүз биргәннәр, чөнки аның ике баласы бар.

— Алып киләләрме соң?

— Килгәннәр ди. Юк, бернинди волонтерлар ярдәме дә булмады. Сеңлем шалтырата торгач, ахырда санэпиднадзор башлыгы аның телефонын кара исемлеккә кертеп куйган, трубканы алмый башлаган.

— Табиблар киләме алар янына?

— Карантин игълан иткәндә генә махсус костюмнар белән санэпидстанция хезмәткәрләре килгән. Ә карантин вакытында бары полиция хезмәткәрләре генә көн саен килеп тикшереп тора.

— Хәлимә апа белән бу хәлләр башлангач, авылдашларыгыз тарафыннан караш үзгәрдеме?

— Әлбәттә. Хәтта туганнар да «Ник Мәскәүдә генә калмаган?» дип орышкан. Мин кайткач та «ник зәхмәт алып кайтып йөрисең» дип язучылар булды.

— Интернетта яздылармы?

— Әйе. Анда гомумән ярдәм тәкъдим итеп язучылар күбрәк булды — җиде йөзләп хат килгәндер. Алар миңа бик ярдәм итте — кемдер бу хәлне яктырта, видеоны тарата, кемдер ниндидер контактлар табып бирә. Мин беренче видеоны, юкка чыксам, кайда икәнемне белеп торсыннар дип, дусларым өчен генә яздырган идем, ул видео беркая да чыгарга тиеш түгел иде. Ләкин аны кемдер тараткан. Икенче видеоны инде баш табиб белән күрешкәч, әнине тапкач яздырдым — анда тәрәзә аша әни дә күренә.

— Әлмәт хастаханәсендә коронавируслы авыру турында аудиохәбәр тараткан кешене штрафка тартканнар. Сезнең видеогыз таралгач, басым ясаучылар булмадымы?

— Юк, ул видео киресенчә бик ярдәм итте. Мин бик фейк таратмадым, барысы да ничек бар, шулай яздырылган.

— Беренче көнне хастаханәгә үтә алмадым дисез, икенче көнне баш табиб янына ничек уздыгыз соң?

— Беренче көнне керергә теләгәндә шәфкать туташы уздырмады, полиция чакырам, диде. Чакыруы да хактыр — мин машинамда утырганда полиция машинасы килеп туктады, алар хастаханәгә кереп китте. Икенче көнне поликлиниканың кабул итү системы аша кердем — комплекслы булгач, поликлиниканың төрле аерым биналары бар, башка бүлекләр авыруларны кабул итүен дәвам итә. Мин баш табибка уздым, сөйләшергә биш минут бирделәр. Ул дәвалау булачак, безнең эшкә комачауламагыз, диде.

— Әниегезнең диагнозы ачыкландымы соң?

— Әйе. Коронавируска тесты тискәре булып чыкты. Әлмәт мэры бу турыда 7 апрель, сишәмбе көнне туры эфирда «сөенечле хәбәр» дип игълан итте, аңа кадәр үк билгеле булган инде. Нәтиҗәдә әнидә ике яклы пневмония булып чыкты. Чаллының 2нче хастаханәсендә дәвалана, ул хастаханәдән бик канәгать, анда шәфкать туташлары бик игътибарлы ди.

— Ул хастаханә коронавируска каршы җиһазланган дидегез. Анда бу чир белән авыручылар бармы?

— Ул комплекслы хастаханә, бер бинасында коронавирус дип шикләнгән авыруларны кабул итәләр. Әни тискәре тест биргән бер авыру, һәм тагын уңай тестлы бер авыру ята, диде. Алар, әлбәттә, һәрберсе изоляцияләнгән.

— Энегез һәм сеңлегез карантиннан чыктымы?

— Әйе. Сеңлемә мэр (Тимур Нагуманов — ред.) үзе шалтыратып, өйдән чыга аласыз, кирәк җирегезгә бара аласыз, дигән.

— Аларга тест ясаттылармы?

— Энемә ясатканнар. Аның нәтиҗәсе тискәре булып чыккан.

— Әниегез белән булган бу хәлләрнең сәбәбе ни дип уйлыйсыз? Дәваламыйча гына, коронавируска сылтарга теләүме бу?

— Юк, алай дип уйламыйм. Аларны гаеплисем дә килми. Табибларның куркуы бу. Бары шул.

— Сезнең үзегезнең дә медицина белемегез бар, шулаймы?

— Минем белемем генә бар түгел, мин инде унбиш ел медицина өлкәсендә эшлим. Мәскәүдә коронавирусның учагы, анда бөтенесе дә авырый дию хак түгел — минем, мәсәлән, бу авыруны йоктырган бер танышым да юк. Хәзер бөтен тын юлы авыруларын коронавируска сылтарга була.

 

 

Мәгълүмат чит ил агентлыгыннан
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий