Биектауда вирусны йоктыручылар саны арту борчуга сала, моңа кадәр берәр очрак теркәлгән булса, узган тәүлек статистикасы буенча инде 5 кешедә яңа төр вирус барлыгы ачыкланган. Чаллыда – 4, Питрәчтә тагын бер очрак теркәлгән.
Бу хакта коронавируска каршы республика штабы хәбәр итә.
Шулай итеп, Татарстанда коронавирус йоктырган барлыгы 107 очрак теркәлде. шуларның 17се терелгән.
Яңа очракларның күпчелеге Казанда ачыкланган – 13 очрак. Биектауда вирусны йоктыручылар саны арту борчуга сала, моңа кадәр берәр очрак теркәлгән булса, узган тәүлек статистикасы буенча инде 5 кешедә яңа төр вирус барлыгы ачыкланган. Чаллыда – 4, Питрәчтә тагын бер очрак теркәлгән.
Әлеге 23 очракның 8е – Татарстанга читтән керүчеләрдә табылган. 15 очрак – моңа кадәр авыручылар белән элемтәдә булган кешеләр. Яшь категориясе буенча карасак, күпчелек – 10 авыру – 30 яшьтән 50 яшькә кадәр булган гражданнар.
Ә без исә янә үзизоляция шартларын бозмыйча, урамга, җәмәгать урыннарына йөрмәскә чакырабыз! Өйдә утыр – сәламәт булырсың!
Чыганак: Шәһри Казан