Җырчы Эльмира Кәлимуллина авыр хәлгә дучар булган: «Мин хәзер үпкәдән һәм гаделсезлектән елап ятам»

-- Лейла

Акча карталары белән аферистлар төрле манипуляцияләр ясап,  карта хуҗаларын акчасыз калдырулары турында ишеткән бар иде инде. Татарстанның атказанган артисткасы Элмира Кәлимуллина да мондый бәхетсезлеккә дучар булган. Ул бу турыда инстаграмында яза. 

“Елап утырам!!!Мошенниклар! Менә бу “матур” фотодан башланды иртәм.  Телефоныма “яндекс-такси”  хезмәтеннән файдалануым турында 10нан артык смс- хәбәр…

Һәм хәзер минем картада НОЛЬ. Тик сбербанк «тиз арада», минем бөтен акчаларым алынып беткәч,  картаны блоклап куя. Искиткеч!!! Моннан яхшырак булырга да мөмкин түгел. Мошенниклар ничектер шәхси мәгълүматлардан файдаланган һәм картадан барлык акчаны алган.

Мин хәзер үпкәдән һәм гаделсезлектән елап ятам. Мин -артист, музыкант. Бердәнбер хезмәт хакы-ул концерт эшчәнлеге, сәхнә. Мин шәхси эшмәкәр буларак теркәлдем, кыйммәтле дәүләтемә үз салымнарымны гел түлим, барысы да мөмкин кадәр ачык, закон бозмыйча, намус белән яшим. Ә хәзер… мине барысыннан да мәхрүм иттеләр. Үз-үзеңне изоляцияләп утырткан илдә хәзерге хәлем белән мине эшсез калдырдылар, яшәү акчасыз калдырдылар һәм барысы да кайчан торгызылачагы билгеле түгел. Хәтта картада булган акчаларны да урладылар. Банкка шалтыратып, миңа берни белән дә ярдәм итә алмауларын һәм банк акчаны кире кайтармаячагын белдем.

Мине полициягә җибәрделәр, мошенниклык факты буенча гариза язарга диделәр. Рәхмәт сиңа, куәтле илем, рәхмәт  Сбербанк! Үз халкың турында кайгыртуың өчен рәхмәт!” –дип яза җырчы үзе белән булган бәхетсезлек турында.

Чыганак: Эльмира Кәлимуллинаның инстаграмы

Бәйле