Җырчы Рината Тей: «Берәүгә дә мондый сынаулар теләмим…»

-- Лейла

Рината Тэй татар сәхнәсе өчен ят кеше түгел. Исеме, дөресрәге сәхнә исеме генә үзгә. Яшь җырчы башта “Рәхәт лукум”, аннан соң “Кыю кызлар” проектында чыгыш ясый. Хәзер исә сольный карьерасын булдыру белән мәшгуль. 

“Тәкәббер дип уйлаучылар ялгыша” 

Рината Мари Эльнең данлыклы Бәрәңге районыннан. 2004 елда мәктәпне тәмамлагач Казанга укырга килә һәм биредә сәхнә осталыгына өйрәнә дә инде.

— Сәхнәдә чыгыш ясау – кечкенәдән булган хыялым иде. Беренче тапкыр алты яшьтә авыл сәхнәсенә чыктым. 2007 елның декабрендә исә Римма Миңнуллина, Ленара Батталова белән бергә “Рәхәт лукум” төркеме буларак чыгыш ясый башладык, — дип искә ала беренче адымнарын Рината.

Соңрак алар Ленара белән “Кыю кызлар” төркемен оештырып, бергә биш ел эшли. Инде тәмам җитлегеп җиткәч, кызлар аерым-аерым чыгыш ясарга ниятли.

Безнең арада талашу, бер-беребезгә ачу итү дигән нәрсә юк. Бик якын аралашабыз, бер-беребезгә ярдәм итәбез. Безнең балалар да бер мәктәптә, бер сыйныфта белем ала, — ди Рината.

Сүз уңаеннан, Рината аның сәхнә өчен сайлап алынган исеме генә. Ә әти-әнисе Рузилә дип кушкан. Кечкенәдән җырчы булырга теләгән кыз, бала вакыттан ук псевдоним белән чыгыш ясарга тели. Әтисенең исеме Ринат булганга, шуннан чыгып сәхнә исеме ала да.

Мин тормышта бер төрле, ә сәхнәдә икенче. Мине белгән кешеләр дә моны раслый ала. Рузилә ягымлы итеп әйтелә. Ә Рината Тэй дигәч кыю, бераз русча әйткәндә, “дерзкий” образ килеп баса. Сәхнә образы белән псевдоним туры килә, дияр идем. Тормышта мин бик нечкә күңелле, авыр сүз әйтсәләр елап җибәрә торган кеше. Бәхәсләргә кереп, талашып йөрмим. Интернеттагы фотоларымны күреп, минем турында ялгыш фикер йөртүчеләр дә бар. Бу бик тәкәббер дип уйлыйлар. Ә  танышкач сез андый түгел икән бит, гафу итегез, фикерем үзгәрде, дигән сүзләрне бик күп ишетергә туры килә, — ди җырчы. – Бүгенгә кадәр тормышымны интернетка чыгарырга тырышмый идем. Интернеттагы  фотолар да Рината Тэй образына туры килә торган сурәтләр. Мин стилистлар белән эшлим, видеодәресләр күп карыйм, белгечләр белән киңәшләшәм. 

“Танылу бик нык ярдәм итә” 

Ничек кенә булмасын, сәхнәдә азмы-күпме күренеп алган кешене дә халык таный, белә.

— Кеше арасында танылган образым миңа бүген бик тә ярдәм итә. Хәзер хастаханә юлында күп йөрим (бу хакта алдарак сүз булачак әле — авт). Танымыйлар түгел, таныйлар. Мин моңа бик шат.  Үз исемемне таныту буенча эшләвем бушка китмәгәнлеген аңлау тагын да сөендерә. Әле шәхсән ялгызым гына эшли башлаганда, таныш-белешләр, дуслар: күпме акча китерә инде бу, кирәкме инде бу сиңа, дия иде. Билгеле, һәр кеше акча эшләү максатыннан хезмәт куя. Әлбәттә, анысы да кирәк. Әмма әлегә кадәр мин семемне таныту буенча эшләдем. Теләсә нинди бизнесны алсак та, ул кертемнәр таләп итә. Монда да шул ук. Кешеләр стилен кабатлап булмый һәм кабатлыйсым да килми. Шуңа сәхнәгә дә үз стилемне кертергә, исемемне булдырырга тырыштым, — ди Рината.

Мәхәббәт тарихы 

2006 елда Рината Казан дәүләт мәдәният институтында укып йөргәндә, булачак ире белән таныша. Сәгыйрь Алабугада музыка көллиятен тәмамлап, югары уку йортына кергән була. Бер факультетта, берүк белгечлек буенча белем ала.

— Артымнан шактый йөрергә туры килде үзенә. 2006 елдан алып бүгенгә кадәр без бергә. Быел туй иткәнгә 31 июльдә ун ел була, ә никахыбызга узган елның 18 декабрендә ун ел тулды. Ул бик якты күңелле, хатын-кызга карата яхшы мөнәсәбәте, хөрмәт итә белүе белән күңелемне яулады. Ул һәрвакыт минем һәм улым өчен яши, безне беренче урынга куя килде, — диде җырчы.

Рината туй көннәрен дә бик яхшы хәтерли. Сәгыйрьне ничек “җәфалаганы” да истә аның.

Ул җәйнең иң эссе көне булгандыр. Кырык градус чамасы  эссе иде  Унбиш-егерме тапкыр тирләп, кибеп дигәндәй… Күлмәгем тәнем буйлап шуышып йөри башлады. Ә иремне костюмын салдырмый интектергән идем. Хатын-кызга шундый тирән хөрмәт белән караганга, миңа каршы сүз әйтмәгәндер инде. Никахны да, туйны да үз көчебез белән уздырдык. Әти-әниләр булышты, әлбәттә. Әмма чыгымнарның күп өлешен бергә күтәрдек. Гел әйтә киләм: булган барлык әйберләребезне дә без үз көчебез белән таптык, – дип горурлана Рината.

Гаилә ишәйтү хакында берникадәр вакыт үткәч кенә уйлый башлый. Сәгыйрь хатынына карьера ясау мөмкинлеге бирә. Моның өчен дә Рината аңа бик рәхмәтле.

Әни булачагымны  белгәч, бу хәбәрне бик сөенеп кабул иттем. Шул ук вакытта бала белән үземне ничек хис итәрмен, ниндиерәк әни булырмын икән дигән миллионлаган сорау туды башымда. Бала тугач та беренче вакытта кыенрак иде. Аннан соң үземнең юләр булганымны аңладым. Иң бай гаилә – ул балалы гаилә. Ә күбрәк бала булса, ул тагын да бай гаилә. Без үзебез дүрт балалы гаиләдә үстек. Без бер-беребезгә терәк, — дигән фикердә җырчы ханым.

Сынау 

Узган елның октябрендә Рината гаиләсенә зур сынау килә. Сәгыйрь автомобиль һәлакәтенә очрый. Инде ярты еллап вакыт үтсә дә, аны аякка бастыру өчен әле күп вакыт, көч кирәк булачак.

— Бу хәл килеп чыккач, бөтен мәшәкатьләр минем өстә калды. Гаиләне алып бару да, иремне аякка бастыру да… Улым да беренче сыйныфта укый, аңа да игътибар кирәк. Ничек кенә авыр булса да, моны бик сирәк кешегә генә сиздердем. Эчемдә ниләр кайнаганын бик аз кеше белә. Бик авыр. Син ике канат белән яшисең һәм бер көнне ул канатың юк була. Егылмас өчен син бер канатың белән кагынырга мәҗбүр. Ә бераздан, синең тагын канатың барлыкка килә. Минем очракта бу –  улым. Ул миңа ничек кенә авыр булса да, төшенкелеккә бирелмәскә ярдәм итә. Ә балага әтисен алыштырырга тырышмыйм да. Беренче көннән үк мин аңа акрынлап аңлаттым, ул барысын да белә һәм әтисен сагына. Алар үзара бик нык бәйләнгән. Әтисе белән миңа караганда да күбрәк вакыт үткәрә иде, — ди Рината.

Ул бу сынауны җиңеп чыгачакларына ышана һәм ирен аякка бастыру өчен бик нык тырыша.

Берәүгә дә мондый сынаулар теләмим. Якыннарыгыз гел янәшәгездә булсын. Ялгызлык – дөньяда иң куркыныч әйбер икән. Һәр кеше байлыкка күмелеп, сәламәт килеш, балалары белән бәхетле яшәсен иде, — дигән теләктә ул.

Чыганак: Шәһри Казан/ Лилия ЛОКМАНОВА. 

Бәйле