«Коронавирус артык авырлыгы булган кешеләргә дә бик куркыныч»

-- Лейла

Медицина фәннәре докторы, алып баручы Елена Малышева коронавирус пандемиясе вакытында артык симез булуның хәвефе турында сөйләде. Instagram челтәрендә алып барган туры эфир вакытында ул андый кешеләр мотлак рәвештә катлаулыклар тудыручы авыруларга ия диде.

Малышева сүзләре буенча, хәвеф төркеменә өлкәннәр генә түгел, ә “коточкыч симез” кешеләр дә керә. Симерүдән интегүчеләр коронавирус пандемиясе вакытында ким дигәндә 4 авыруга ия дип ышандыра табиб.

Беренчесе – үпкәләрнең рестриктив авыруы. Алып баручы фикеренчә, симезлектән интегүче кешеләр күкрәк киереп һава сулый алмый. Аларның үпкәләренә май катламы комачаулый. Икенче проблема — йокы вакытында кинәт тын алуның туктавы. Малышева фикеренчә, бу кешеләр барысы да артык гәүдә авырлыгыннан җәфа чигә.

Җитмәсә, ул кешеләр барысы да югары кан басымыннан интегә. Шикәр диабеты да аларның күпчелегендә бар.

 

Чыганак: Өмет газетасы

Бәйле