Май бәйрәмнәрендә эшкә чыгу — чыкмау мәсьәләсенә ачыклык кертелде

-- Лейла

Май бәйрәмнәрендә эшкә чыгу — чыкмау мәсьәләсенә ачыклык кертелде.

«Май бәйрәмнәрен эш көне итү өчен бернинди дә ихтыяҗ юк», — дип белдергән Федерация Советы җитәкчесе Валентина Матвиенко.

ТАСС хәбәр итүенчә, сораштыруда катнашкан россиялеләрнең 64 проценты Май бәйрәмнәреннән һәм Яңа ел каникулларыннан баш тартып, эшкә чыгарга риза булуын белдергән.

Билгеле булганча, Россия Президенты Владимир Путин, илдә коронавирус инфекциясе таралу куркынычы булганлыктан, 30 марттан 5 апрельгә кадәр ял игълан иткән иде. Соңрак ул әлеге ялларны 30 апрельгә кадәр озатты.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле