«Эчемдәге серемне сөйләргә теләсәм, ниндидер каршылык килә дә чыга”

“Авылыбызның бер чишмәсе миңа аеруча якын, – дип сөйләп китте, ике ел элек кенә бакча күршебез булып киткән Наилә апа. Дөресрәге, авылдан бераз читтәрәк ул, урман юлы буенда. Ата-бабаларның чишмәне “Гомерле кое” дип атаулары юктан гына булмагандыр – авылыбызның озын гомерле кешеләре байтак. Гадәттә коены – кое диләр, чишмәне – чишмә. Нишләп “Гомерле чишмә” түгел? Кыскасы, монысына җавабым юк. Иң гаҗәбе, җәйге челләдә дә аның салкын суын эчеп, чирләгәнебезне хәтерләмим

– Дәү әни! Дәү әни! “Менә сөйләттеләр болай булгач, – дип елмайды Наилә апа, – ничә ел эчемдә йөрткән серемне кем белән булса да бүлешергә теләсәм, ниндидер сәбәп килә дә чыга”.

–        Сер? Наилә апа, бүген йоклап булмас инде, болай булгач.

–        Иртәгә балаларны озаткач инде, Гөлнәфисә, яме. Бу ялга килмибез, үзебезнең эшебез күп дигәннәр иде дә, тынмаганнар, килеп җиткәннәр бит әнә.

Күршемнең сөйләсе килгән әйбере ниндидер сер белән бәйле булганына шикләнмим, чөнки үзе дә гадиләрдән түгел. Аны багучы-юраучы, күрәзәче дип тә әйтеп булмый. Ләкин алдан сиземләү көче барлыгына бер ел эчендә инанырга туры килде. Күптән түгел, ял көне кич калага кайтып китәргә җыенганны күргәч: “Бүген куна калыгыз әле, күңелемдә бер шом бар”, – дип кисәтте. Шул кичне якын-тирәдәге йортларда караклар йөргән булып чыкты. Тагын бер очрак шаккатырды безне. Кызыбыз беренче тапкыр УЗИ үткәч, малай була диделәр. Наилә апа: “Кыз табачак”, – диде. Аның сүзе дөрескә чыккач, үзебез дә аптырадык. Әнисендә дә, дәү әнисендә дә мондый сәләт булган икән.

Икенче көнне дә Наилә апаны тыңларга туры килмәде. Шулай көн артыннан көн туып, җәй дә үтеп китте. Пыскып яуган яңгырлары белән көз туйдырып бетердем дигәндә генә, әбиләр чуагы башланды. “Кара ничек җемелдәп очалар пәрәвәзләр, күрше”, – дип каршы алды шимбә иртәсендә Наилә апа безне. Тормыш иптәше Харис абый белән ишек алдында чәй эчеп, чуак көн белән хозурланып утыра иде алар.

–        Әйдәгез, тәбикмәкләп чәй эчәргә!

–        Рәхмәт, Наилә апа, иртән ныклап ашап килдек, бәрәңге аласы бар.

–        Бәрәңге качмый ул, уч кадәр җирегезне алты кеше ярты сәгатьтә бетерәсез.

–        Каян алты булсын, дүртәүбез ич.

Наилә апа серле итеп елмаеп куйды, янәсе үзегез карагыз, әйттем исә кайттым. Өс киемнәрен алмаштырып чыгып килгәндә, энекәш хатыны белән килеп керде. Ярты сәгать дигәндә, бәрәңгене алып та бетердек. Энекәшләр эшли дә, ял да итә белә. Бүген дә шулай булды – ит кыздырырга әзерләнеп килгәннәр. Уйламаган җирдән учак ягып, өстәл әзерләгәч, күршеләргә дә эндәштек. Шул кичне Наилә апа серле хикәясен сөйли башлады. Башлады димен, чөнки азагын соңрак үземә генә тыңларга туры килде.

“Бер ел дуслашып йөргән егетем июнь азагында тәкъдим ясады. Никах укытып, көзгә туй ясарга килештек. Никахка әзерләнергә дип, ике атна ялымны алып, авылга кайттым. Җиләкләр пешкән чак. Әмма бездә җиләк кайгысы булмады. Шулай да беркөнне кызышып, әнкәй белән урманга киттек. Кайтканда “Гомерле кое” янында тукталдык. Чишмә янында сүз күбрәк никах, туй турында барды. Әнкәйнең иң көяләнгәне, никахтан соң кайда яшәвебез. Хәйретдин Себер якларында эшләгән туганнарының фатирында яши, мин – заводның тулай торагында. Аның: “Абыйлар әле биш елсыз кайтмый, аңарчы үзебез дә фатир алырбыз”, – дигәнен әнкәйгә берничә тапкыр әйтсәм дә, ул һаман ышанып бетмиме, гел шул турыда сүз кузгата. “Белмим, белмим, балам, бу фатирда күрмим сине”, – дип кабат-кабат искәртә. “Беркемнең дә урамда торганы юк, җае чыгар”, – дип әнкәйне тынычландырырга тырышам. Үзем чишмә агышын күзәтәм. Шундый чиста, саф сулы ул безнең “Гомерле кое”. Ике яр арасында качып, тыйнак кына агып ята. Ярдан ерак түгел өстәрәк җәелеп яткан иген басулары өстендә сайраган тургай тавышлары күңелгә үзе бер ямь өсти. Күз алдына сөйгәнем белән кавышачак көннәрем, бәхеткә күмелгән тормышым килә. Әнкәйнең: “Ярый, кузгалыйк”, – дигән тавышы, хыял дөньясыннан чынбарлыкка кайтарса да, һаман да рәхәт, аңлатып бетерә алмаслык хис-тойгыларда тибрәләм. Сөйгәнем белән яшәячәк фатирыбызны тегеләй дә, болай да бизәп карыйм, эштән кайтуына нинди ризыклар пешерәчәгемне күзаллыйм, туачак сабыйларыбызны җитәкләп паркларда әйләнәм. Хатын-кызларның барысы да булмаса да, күбесе кичерәдер бу халәтне. Шушы матур уйларым белән, җиләк белән туп-тулы чиләкне күтәреп алдым… һәм кинәт, нәрсәгәдер абынып, капланып килеп тә төштем. Селкенергә түгел, тын алырга да куркып ятам. Бераздан аякларыма басырга теләсәм дә, басып булмады. Әнкәй капшап карады да: “Сынуын сынмаган, ярый, кузгалма,” – диде дә, авылга ярдәм сорап китте. Чирәмлектә аунап яткан җиләкләргә карап, елап җибәргәнемне беләм, йоклап киткәнемне хәтерләмим. Төшемдә Хәйретдин ниндидер бер ят хатын-кызны чәченнән өстерәп йөри. “Нишләвең бу, җибәр!” – дип кычкырам, ләкин ул ишетми, имеш. Уянып киттем. “Бу нәрсә булды?” – дип уйланып торганда: “Наилә, әгәр Хәйретдингә кияүгә чыксаң, бәхетсез булачаксың”, – дип кемдер колагыма пышылдагандай булды. Бу ят пышылдауны шул минутта ук әнкәйнең тавышы басып китте: “Кызым, без килеп җиттек!” Мин сикереп торып, атлап киткәнемне дә сизми калдым. Әйтерсең, егылмаганмын да. Иң кызыгы, чиләк тә җиләк белән туп-тулы килеш тора. Төшем турында беркемгә дә сөйләмәдем. Ике як та никахка әзерләнә, авылда бу көннәрдә иң зур яңалык –минем кияүгә чыгуым. Хәйретдин никах алдыннан авылга килде. “Ялыңны юкка алдың әле, рәхәтләнеп типтереп каласың килде ахры, элеккегеләрең белән”, – димәсенме! Өстемә кайнар су сипкән кебек булды. “Күзем күренмә, минем сиңа кияүгә чыгасы башым юк!” – дип кычкырганымны сизми дә калдым. Әлбәттә теге төш кермәгән булса, аның бу сүзләрен шаяруга борган булыр идем. Ләкин, төш мине уйланырга мәҗбүр итте”.

Ир-атлар, сүзгә кушылмый, тыңлап утырсалар да, хатын-кызлар икенче. Энекәшнең хатыны Айсылу түзмәде: “Ничек инде туй көнен билгеләгәч, шулай тиз генә аерылышып була? Сез куып кайтарганга риза булып, югалдымыни ул? Кабат бер дә очрашмадыгыз мени?”

–        Була икән шул. Ул бик эре кеше иде, үзен бик югары, башкалардан өстен кую гадәтен дуслашып йөргәндә үк сизелә иде. Тик кызыл дипломга институт тәмамлаган инженер булгач, шулай булырга тиеш дип кабул иттем. Чынлап та, ул башкалардан аерылып торды – белемле булу өстенә, кеше психологиясен да яхшы белә иде. Хәйретдин белән башкача очрашмадык, ә хатыны белән туры килде. Бер генә тапкыр да түгел.

–        Алар да безнең калада яшимени?

–        Юк, район үзәгендә. Миңа анда эшем буенча командировкага барырга туры килгәләде.

–        Аның хатыны икәнен каян белдегез соң?

–        “Гомерле кое” ярдәм итте.

“Тагын “Гомерле кое”! Мин бераз сәерсенебрәк киттем. Әкият сөйләмиме түтәң?!

“Сентябрьдә безнең көтү чираты килеп җитте, – дип дәвам итте Наилә апа сүзен. Ике энекәш, мин, әткәй көтү көтәргә чыктык. Малларның туплау урыны ”Гомерле кое” дан ерак түгел. Туебыз нәк шушы айга сөйләшенгән булгангамы, күңелем тулганга түзә алмый, үзем дә сизми чишмәгә таба атлаганмын. Хәйретдиннең август аенда үзенең сабакташ кызына өйләнеп, туй сәяхәтенә диңгезгә киткәннәрен танышларым җиткергән иде. “Тиле, төшкә ышанып, үземнең бәхетемә үзем балта белән чаптым түгелме?” – дигән сорау миемне бораулап, тишеп чыккан төсле тоела башлады. “Юкка кайгырасың, яңа елда менә дигән кешегә кияүгә чыгып, бик бәхетле тормыш кичерәчәксең, юләрләнеп, яшь койма”. Каян килә бу таныш тавыш? Әнкәй икән! Туплауга төшкән вакытны чамалап, ашарга китергән. Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк, Хәйретдингә кияүгә чыкмавыма иң шатланган кеше ул булды. Әткәй, ирләрчә, эчтән генә сызды. “Нишләп кызыгыз чыкмаска уйлады, үземе, кияү тиешле кеше “атказ” биргәнме?” – дип турыга сорамасалар да, һәркемнең карашында шул сорауны тою аларга җиңел булмагандыр, әлбәттә. Әнкәй белән чишмә буенда ярты сәгатьләп утырдык. Бит-күзләребезне юдык, кушучлап суын эчтек. Аның күңеле дөрес сизенгән булып чыкты – ноябрь бәйрәмнәренә тулай торакта яшәгән бүлмәдәш кызга кунакка кайткач, Харис белән таныштык. Яна елда туйлап өйләнешеп тә куйдык. Мәхәббәтле һәм бәхетле гомер кичердек, шөкер, быел кырык ике ел була. Монысы инде алгарак китеп әйтүем, хәзер сезнең сорауга җавап бирәм”.

Наилә апаның һәр сүзен йотырдай булып тыңлыйбыз. “Чишмә яныннан кузгалабыз дигәндә генә, яр башына җиңел машина килеп туктады. Аннан урта яшьләрдәге ит-ат белән хатын-кыз төште. “Гөмбә сезнең якта күп була дигәнгә ышанып килгән идек тә, әллә алдандык, әллә урынын белмибез”, – диделәр, чишмә янына килгәч. “Кеше ышанмаслык әйберне, чын булса да сөйләмә, дигәннәре шул буладыр – Хәйретдиннәрнең туганнары булып чыктылар! Ничек шулай туры килә диген, ә!? Аларның авыллары безгә ерак түгел, турыга нибары биш-алты километр чамасы гына. Тик авылларыбыз икесе ике район җирлегендә урнашканга, ике арадагы юл каралмаган. Хәйретдин дә безгә урап, трассадан килеп йөри иде. Әйтәләр бит әле: “Урау булса да юл яхшы, сукыр булса да кыз яхшы”. Әлбәттә без алардан Хәйретдин турында сорашырга уйламадык та, бер-беребезне танымаганга эчтән генә сөенеп тордык. Хатыны бик ачык кеше булып чыкты. Бигрәк тә әнкәй гөмбәне кайдан җыярга кирәк икәнен аңлаткач, бөтенләй үз итеп: “Туйга килергә җыенган идек әле сезнең авылга кода булып, язмаган икән. Хәйретдин үзебезнең авыл кызы Зөһрәгә өйләнде. Киленнең заводтан бирелгән бер бүлмәсе дә булган, хәзер шунда яшиләр” – дип   сөйләп тә бирде”.

Наилә апа, әллә арып китте, әллә истәлекләр йогынтысыннан, тавышы калтыранып чыга башлады. Мин, шәфкатъ туташы буларак, бу халәтенә игътибар итми калмадым. “Наилә апа, бүгенгә шунда тукталыйк” – дидем. “Әйе шул, бүген дөнья бетми ич”, – дип хуплады әйткәнемне.

Ә җай бакча сезонын япканда бик чыкмый икән. Әле бу эш, әле тегесе килеп чыга дигәндәй. Бер айлап вакыт узганнан соң, Наилә апа белән икәүдән-икәү генә чөкердәшеп утырырга туры килде. Сүзен ул гел чишмәдән башлый. Бүген дә шулай булды. “Гомерле кое”ны бөтенләе белән карамыйлар дияргә була, шуңа эчем яна. Гәрчә, авыл эчендәгеләрен яңартып, төзекләндереп торсалар да. Яшьрәк чагында чистартып, тазартып китә торган идек. Авылга кайту да сирәк хәзер. Әнкәй-әткәйләрнең зияратларына барып, дога кылыр өчен генә. “Гомерле кое”ның сихәтен, үзенә генә хас кодрәтен белеп тә бетермиләр, бугай. Сулыкларны үпкәләтергә ярамый, гөнаһасы күп аның. Чишмәкәйнең ярдәмен татыгын кеше бер мин генә түгел, әбием, әнкәй истәлекләреннән дә беләм. Аны бары аңлый, тоя беләргә генә кирәк”. Наилә апаның әкренләп командировкаларына күчте. “Район үзәгендә заводның филиалы урнашкан иде. Отчетларда хата китү сәбәпле, тикшерү белән барырга туры килде. Хәйретдиннең хатыны анда баш бухгалтер вазифасын башкарган икән. Ул минем турыда белсә дә, танымый иде әлбәттә.   Акттагы кимчелекләрне укыгач: “Гаиләмдә бер генә тыныч көнем дә юк, әлдә эшләп йөрим әле”, – дип үксеп елап җибәрде. Эш белән гаилә икесе ике яссылыкта булса да, бер-берсе белән күренми торган җепләр белән бәйләнгәнен яши-яши аңлыйсың. Үзем дә хатын-кыз булгач, Зөһрәнең эчен бушатканын тыңламаска хакым юк дип уйладым. “Кияүгә тасма теленә ышанып чыктым. Бер исерек чагында ычкындырды: “Яхшы булып кыйланмасаң, сез, тилеләрне ничек үзеңнеке итәсең?” Балага узу белән, үзенең чын йөзен күрсәтә башлады. “Мине яратмыйсың дигән дәгъвасыннан башлап, кеше хатыннары кебек, вино да эчмисең дигәнгә кадәр барып җитте. Юк-бар сәбәп табып, йә командировкага йә булмаса, авылга әниләренә кайтып китте. Каенана белән каената да аның яклы булдылар, улларына сүз тидермәделәр. “Ул да безгә булышмагач, кем булыша, авылда эш күп”, – дип кенә авызымны ябып тордылар. Бала тапкач, эшләр кирегә әйләнде. Мине авылга кайтарып куйды да, үзе фатирда яшәде. Ялларга да шимбә төнлә кайта да, ял көне иртән иртүк китә. Ярты ел шулай яшәгәч, мин машина яллап, атна уртасында үзебезгә кайттым. Һәм ник кайткан көнемә төштем… Әйе, фатирда ул чит хатын-кыз белән иде. Алдыма тезләнгәч, бала хакына гафу иттем. Җитмәсә, икебез дә бер җирдә эшләгәч, фатирга да   чиратыбыз җитеп килә иде. Ләкин ул бераздан яңадан иске гадәтләрен куа башлады. Соңлап исереп кайтулар, кул күтәрүләр… Үзебезнекеләргә белдерергә тырышмасам да, барыбер сизенделәр. Бигрәк тә икенчегә бала алып кайткан айны, берүзе Кырымга ял йортына киткәч, түземлекләре бетеп, әти, үзе әйтмешли, “беседа” үткәреп алды. Тик файдасы булмады дисәң дә була. Җитмәсә, эшендә директор урынбасары вазифасына үрләттеләр. Эшендә тоткарлануларына, булышмауларына күземне йомсам да, акчасының бер тиенен дә бирмәгәне үзәккә үтә иде. Мин бит декрет ялында уртак балаларыбызны карау белән мәшгульмен, ял итеп ятмыйм. Үзе кирәк дип тапкан азык-төлекне алып кайта да, шуның белән вәссәләм! Берзаман бертөрле ризыктан балалар да, үзем дә бөтенләй хәлсезләнә башладык. Аптырагач, әниләргә кайтып яшәргә мәҗбүр булдым. Ярый, сезне ялкытам, бугай”.

Мин нәрсә дияргә дә белмәдем. Бер караганда аның гаилә тормышын тикшерергә килмәгәнмен. Икенче яктан караганда, миңа насыйп кабәхәтлекләрне үз өстенә алган бит! Кулдан килгәнне нигә ярдәм итмәскә?!. Һәм, мин шулай эшләдем дә. Актта язылган, төзәтердәй кимчелекләрне бергәләп төзәттек. Кисәтү белән генә котылды ул чагында Зөһрә.

-Наилә апа, Хәйретдин дә шунда эшләгәч, бигрәк тә урынбасар булып, сезнең командировкага килгәнне белгәндер бит?

-Төзелеш оешмасында мастер булып күчкән иде ул вакытта, эчү юньлегә итми. Берничә елдан Зөһрә дә икенче оешмага эшкә китте. Берсендә, мин киләсен белеп, калын дәфтәр калдырып киткән. Хәйретдиннең язмалары булып чыкты. Беренче ун битен укый алдым, калганнарын юк. Бу кешенең башында проблема булган, шуны ачык аңладым. Үз-үзенә кул салмаган булса, Зөһрәгә олыгайганда да көн күрсәтмәс иде. Төзәлә торган чир булмаган аның.

-Чирле икәнен белмәгәннәр мени берседә?

-Күп вакытта кешенең үз-үзен тотышын, кылган кылыкларын аракыга да сылтарга яратабыз, Гөлнәфисә. Янәсе эчкән баштан эшләнгән. Хәйретдин дә булдыра алган кадәр аракыга яшеренеп яшәгән, тик беркөн килеп җиңелгән. Табибка мөрәҗәгать итәргә башкалардан үзен бер баш өстен итеп тотуы комаучалагандыр, бәлки.

Наилә апа тынып калды. “Гомерле кое”да күргән төшен кабат искә төшердеме? Юктыр, бәхеттә үткән гомерендер, йөзеннән нур сибелә иде аның бу минутларда.

 

Люция ӘБЛИЕВА.

Бәйле