Башкортстанда карантиндагы хастаханәдән 7 кеше кая киткән?

-- Лейла

Үзизоляция режимы кертелгәннән соң, 9 апрельдә хастаханә хезмәткәрләре дәваханә территориясен үз белдекләре белән ташлап киткән. «Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, хезмәткәрләр медицина тикшеренүен тулы күләмдә үтеп бетермәгән була. Ә бу гамәл республика территориясендә к-вирус таралуга китерергә мөмкин.

Үз чиратында, хезмәткәрләр үзләрен хастаханәдән үзизоляциягә рәсми рәвештә җибәрелүләрен раслый. Хезмәткәрләр суд аша карантинга кайтарыла, 7 хезмәткәрнең 6сы мәҗбүри рәвештә клиникага салына.

Башкортстанның Югары суды мәгълүматы буенча, республиканың баш санитария табибы тарафыннан 7 хокук бозучыга карата дәгъва бирелә. Шуның 6сы канәгатьләндерелә.

– Суд хокук бозучыларны медицина учреждениесенә ике тапкыр тискәре анализ нәтиҗәсе алганчы мәҗбүри рәвештә күзәтү астына кую турында карар кабул итте. Карарлар кичекмәстән үтәлергә тиеш. Моның өчен полиция хезмәткәрләре һәм тиешле махсуслаштырылган медицина транспорты медучреждениеләре хезмәткәрләре җәлеп ителә, – дип хәбәр итә Башкортстан Югары суды.

Исегезгә төшерәбез: Республика клиник хастаханәсе 6 апрельдән анда к-вирус инфекциясе йөртүчеләр ачыклану сәбәпле карантинда.

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле