Үзизоляция вакытында уклау белән кыйнаган

Башкортстанда яшәүче хатын үзизоляция вакытында дустына уклау белән ташланган.
Канлы җинаять Стәрлетамакта 16 апрельдә булган.
42 яшьлек ир сөяркәсе белән кәеф-сафа корган. Якынча кичке сәгать 10да ир кызга бәйләнә башлаган, тик анысы моның теләген кире каккан. Шуңа да карамастан, ир бәйләнүен дәвам иткән. Ачуы килгән ханым, уклау алып, сөяркәсен кыйный башлаган…

Ул аны шулкадәр төйгән ки, хәтта ирне дәваханәгә салырга туры килгән. Ул алган җәрәхәтләрнең хәтта исемлеге куркыта: баш сөяге ярылган, баш мие селкенгән һәм башка урыннары имгәнгән…

Хатын хәзер сак астында.

Чыганак «Кызыл таң»

Бәйле