«Авыручылар һаман кимеми…»

Башкортстанда коронавирус инфекциясе йоктырган янә ике кеше вафат булды. Бу хакта бүген чираттагы брифингта хәбәр ителде.

19 апрельгә алынган оператив мәгълүматларга караганда, Башкортстанда 297 коронавирус йогышы белән авыручы исәпләнә. Узган тәүлектә республикада коронавирус белән авыруның 45 яңа очрагы ачыкланган. Ике пациент үлгән. Алар икесе дә онкология авыруларыннан озак вакытлар җәфа чиккән, дип аныклады Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.
Бүгенге көндә Башкортстанда 14 кеше терелгән, 12 кеше вафат булган.

Русянең стопкоронавирус.рф порталында хәбәр ителгәнчә, бүген Русия буенча барлыгы 43 меңгә якын авыру кеше исәпләнә, аларның 3291е — сәламәтләнгән. 361 кеше үлгән. Соңгы тәүлек эчендә Русия төбәкләрендә коронавирусның 6060 яңа очрагы расланган. Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табибы Анна Казак әйтүенчә, буген инде Русиянең барлык 85 төбәгендә дә COVID-19 очрагы теркәлгән.

 Чыганак "Кызыл тан"

Бәйле