Универсиада авылында 20 яшьлек студент кызны үле табалар

-- Лейла

Казанның «Универсиада авылында» Идел буе спорт һәм туризм академиясе студентының мәетен тапканнар. «Вконтакте» да академия төркемендә матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кыз  бәхетсез мәхәббәт аркасында үз-үзенә кул сала.

Фаҗига 13 апрель кичендә бер йортта була. Кыз күршеләре өйләренә таралгач, карантинда калган. Егете белән аерылышу сәбәпле, ул үз-үзенә кул сал. Студент кыз бу турыда үлеме алдыннан язып калдырган.

Матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, кыз яхшы гаиләдән, спорт мастеры исеменә ия булган.

Комментарийларда РФ спорт министры Олег Матыцин үлгән кызның әти-әниләренә кайгыларын уртаклашып телеграмма юллавын хәбәр иттеләр.

Социаль челтәрләрдә кызны 15 апрельдә Түбән Новгород өлкәсендә җирләделәр, дип язалар.

Чыганак: trt-tv.ru

Бәйле