Инфекционист коронавирусның үзенчәлекләре турында сөйли

-- Лейла

COVID-19 көчле респиратор йогышлы авыру китереп чыгаручы яңа коронавирус,  зарарланган вакытта үз-үзен тотышында сәер. Бу хакта РФ ФМБАның квалификация күтәрү институтының йогышлы авырулар кафедрасы мөдире, табиб-инфекционист Владимир Никифоров белдерде.

«Без яңалык белән очраштык. Бу куркыныч димәс идем, әмма аңлаешсыз»,-диде Никифоров «Россия-1» телеканалында «Владимир Соловьев белән якшәмбе кич»тапшыруы эфирында.

Белгеч сүзләренчә, коронавирус билгесез сәбәп аркасында «классик эпидемиология кануннарына» туры килми, аның патогенезы стандарт ОРВИдан аерылып тора. Мәсәлән, авыру  үзен озак вакытлар чагыштырмача нормаль хис итәргә мөмкин.

Авыр формада коронавирус эритроцитларга да, гемоглобинга да тәэсир итә, нәтиҗәдә, алар кислородны күзәнәкләргә китереп бирү сәләтен югалта. Шуңа күрә, белгечләр сүзләренчә, үпкәләрне ясалма вентиляцияләү мондый шартларда файдасыз була бара.

Чыганак: mk.ru

Бәйле