Коронавирусны симптомсыз йөртүчеләрнең файдасы да бар?

-- Лейла

Вирусолог, РФА академигы Феликс Ершов кайбер коронавирус белән зарарланган кешеләрнең авырулары симптомсыз үтеп китүе турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, чынлыкта бу кешеләр вакцина ясарга тиеш булганны эшлиләр.

Ершов бер интервьюсында Россиядә COVID-19ның симптомсыз йөртүчеләре шактый күп, якынча 50 процент, дип сөйләде. Нигездә, алар-яшь кешеләр һәм балалар. Бу категория вәкилләре үзләре авырмый, тик вирусны кичерә һәм башкаларны зарарларга сәләтле.

«Алар вирусны тарата һәм асылда, вакцина ясарга тиешлекне эшли: коллектив иммунизация бара», — ди эксперт. Ершов фикеренчә, табиблар халыкның 70 проценты авырып чыккач,  COVID-19 яңа очракларын теркәүдән туктаячак.

Чыганак: mk.ru

Бәйле