«Өй эшләрен башкара алмыйм дип… үләргә?»

17 яшьлек кыз дистанцион уку нәтиҗәсендә үз-үзенә кул салган.
Бу хәл Мәскәүдә булган. 11нче сыйныфта укыган кыз, өй эшен эшли алмаганга үз-үзенә кул салмакчы булган. Ул күптөрле дарулар эчкән. Аны әнисе эшеннән кайткач, аңсыз килеш үз бүлмәсендә тапкан.
Ул шунда ук ашыгыч ярдәм чакырткан. Аллаһка шөкер, табиблар кызның гомерен саклап кала алган. Әлеге вакытта ул реанимация бүлегендә. Бүген ул аңына килгән.
Мәктәп укучысы үзе табибларга сөйләвенчә, ул дистанцион уку вакытында барлык өй эшләрен эшли алмаган. Шул уңайдан чыгарылыш имтиханнарын тапшыра алмыйм, дип курыккан. Кызның әнисе белдерүенчә, ул мәктәптә яхшы укый һәм югары уку йортына керергә планлаштыра.
Әлеге вакытта кыз белән психологлар эшли.

Чыганак "Кызыл таң"

Бәйле