Ана ике баласына пычак кадаган

Башкортстанның Балтач районара тикшерү бүлеге Аскын районында яшәүче 35 яшьлек хатынга карата «ике һәм аннан да күбрәк кешене, кечкенәләрне үтерүгә һөҗүм» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатты.

Башкортстанның Тикшерү комитеты матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, 18 апрельдә шикләнелүче, өендә булган килеш, 8 һәм 5 яшьлек кызларына пычак белән җәрәхәтләр ясаган. Аның белән яшәүче ир, бу хәлне күреп, хатынны туктата алган, шуннан соң ашыгыч ярдәм чакырткан. Хәзер кызлар стационар дәвалануда: аларның гомеренә берни дә янамый.

«Шикләнелүче белән кылынган җинаятьнең барлык шартларын, шулай ук аны башкару мотивларын билгеләүгә юнәлтелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә. Аның гаилә әгъзалары сораштырыла, гаиләдә яшәү шартлары һәм үзара мөнәсәбәтләр өйрәнелә, шикләнелүчегә карата суд психолог-психиатрия экспертизасы уздыру планлаштырыла. Суд тарафыннан, тикшерүче үтенече буенча, аңа сак астына алу рәвешендә чикләү чарасы сайланган «, — дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Чыганак "Кызыл таң"

Бәйле