«Ямаулыклар, энәләр, чәйдән чыккан ялтыр кургашлар…»

Нәнәй йорты… Еракта калган, ләкин күңелне әле дә җылытып торган изге бер почмак. Еллар узган саен  ул һаман да ныграк сагындыра. Их, нигә генә ешрак бармадык икән, дип уйландыра.

Курчак йортын да, музейны да хәтерләтә ул нәнәйләребез йорты. Аның һәр почмагы күз алдында. Түр башында тимер карават тора. Без ул хәзер тәүлекнең теләсә кайсы вакытында караватка ятып алабыз. Ә элеккеләренә? Алар иртә белән  тип-тигез итеп  җыештырып куела, мендәрләр кат-кат итеп кабартылып өелә, өстенә  челтәр каплана. Ятып тору түгел, кырыннан узарга да курка идек, ялгыш  кагылып китмәек. Ул пружин караватта сикерүе рәхәт тә соң, рөхсәт юк. Икенче карават чаршау белән бүленгән. Монысы инде бүлмә  була. Анысында  көндезләрен нәнәй ятып бераз ял итеп ала. Бераз гына шул. Ул яту белән беребезнең ашыйсы килә башлый, икенчебезгә нидә булса кирәгә.

Идәндә сугылган төрле төстәге палас. Аны тегеләйгә узганда да, болайга узганда да тартып, тигезләп куясың.  Нәнәй күрмәгәндә, паласка уралып уйнавы ничек кызык тоела иде. Кечкәй генә бер сервант. Ә анда-а-а!  Без ул хәзер барысын да чүпкә ыргытабыз. Юклыкны күреп үскән элекке буынга һәрнәрсә кадерле булган. Бер савытта сәдәфләр – аларның ниндие генә юк. Ямаулыклар, энәләр, чәйдән чыккан ялтыр кургашлар, бушаган шырпа каплары, ничә кат юылып салып куелган полиэтилен капчыклар… Ә бер бүлемдә киптерелгән җиләк-җимеш. Ул һәрвакыт була. Без аны рөхсәт булганда да, булмаганда да ашарга тырышабыз. Залдагы түгәрәк өстәлдән читтәрәк  тегү машинасы утыра. Ул да тик тормый, вакыты булган саен нәнәй нидер тегә. Әнә шул текелдәгән машина тавышы астында йоклап китүе ничек татлы була иде.  Артык зур булмаган тәрәзәләрне тутырып тукыран гөлләр үсә. Аларның һәрберсе шау чәчәктә. Шул гөлләрне күчерә-күчерә  нәнәй тәрәзә парын сөртә. Үзе һаман: «Бүген яңгыр явар, балалар, тәрәзә бик парланган», — дип кабатлый. Безгә шул гына кирәк: аның йорты чокырлы җирдә урнашкан, яңгыр вакытында су ике яклап безгә генә ага. Моңа нәнәй  көя, без шатланбыз.

Телевизор бар барлыкка. Әмма аны гел генә карарга рөхсәт юк. Кыза, дип ялт иттереп сүндереп, ябып куялар.  Яңалыклар тыңларга, татарча спектакль карарга гына кабызалар. Ә безгә аның эшләп утыруы кирәкми дә.

Шулай да өйдәге иң кадерлесе — ул мич. Бик зур һәм һәрвакыт ап-ак (фәкать балачакта һәрнәрсә зур тоела). Аңа ешылып йөрү  гөнаһка тиң. Яңа гына акбурланган мичтән шундый тәмле ис чыга, нәнәй күрмәгәндә акбур кисәкләрен чүпләп ашап йөрибез. Ул мичтә һәрвакыт нидер пешә, кайный, кыздырыла. Кыскасы, мич янында авыл тормышы кайный. Аның тирәли без дә куалашабыз. Мич башында киез-каталар тезелеп китсә, астында каз бәбкәләренә урын.  Кухняда чиләкләр утыра. Аларның чуты чамасы юк. Монысы — сарыклар эчә торган су, монысы — сыерныкы. Иң куркынычы, шуларны күтәреп чыкканда биек күтәрмәдән егылып китмәгәе. Ихатада ук үскән, мәңге шаулап утырган тупыл, безнең серләр яшерелгән  сирен төпләре. Анысы инде башка исәтлек…

Әкият китабы укыган тизлек белән узып киткән балачак күренешләре һәрберебезнең йөрәгендә саклана. Инде нәнәй дә, зур мичле кечкенә йорт та, түгәрәк өстәлдә кызарып кына пешкән шәңгә дә, әле суынырга да өлгермәгән сөт тә бик күптәннән юк инде.

 

Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА.

Бәйле