Поездлар саны кими

Русия тимер юлларында  май һәм июнь айларында өстәмә йөрергә тиешле булган поездларны туктатырга булдылар.

Илдәге эпидемиологик вәзгыять һәм пассажирлар агымы узган ел белән чагыштырганда 80% ка кимегән. Шул сәбәпле, Русия тимер юл холдингы май аена моңарчы билгеләнгән 53 өстәмә поездны һәм  җәйге ял чорында йөрергә тиеш булган 76 поездны вакытлыча туктатырга булды. Май һәм июнь айларына билетлар гадәттәгедән 60% азрак сатылган. Шул ук вакытта, алдан сатып алынган билетларны кире кайтару саны җиде тапкыр арткан.

Сатып алынган билетларны яңа датага үзгәртергә яки түләнгән акчаларны тулысынча кайтарып алырга мөмкин. Расписание үзгәрешләре белән Русия тимер юллары сайтында танышып була. Билет кассасында, вебсайтта һәм 2RZD мобиль кушымтасында билетны теркәгәндә, кәрәзле телефон номерларын калдырырга була. Гадәттән тыш хәл булганда яки поезд расписаниесенең  үзгәрүе турында хәбәрләр кәрәзле телефоныгызга киләчәк.

Чыганак "Өмет"

Бәйле