Коронавирус еш кына гади салкын тию кебек күренә, әмма авыруның ис тою сәләте кимергә мөмкин, дип сөйләде журналистның ютьюб-каналындагы Федераль фәнни-клиник үзәгендә пульмонология үзәге җитәкчесе Максим Шевченко.
“Авыручыларның күбесенең тәм-ис тою сәләте югала. Бу вирусның үзенчәлеге, ул борын куышлыгында һәм ротоглотканың нерв күзәнәкләренә зыян китерә”, – дип билгеләп үтте ул.
Элегрәк Мәскәү мэры Сергей Собянин ОРВИ симптомнары булган башкала халкына үзизоляцияләүне үтәргә кушты, гәрчә аларда расланган COVID-19 диагнозы булмаса да.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының соңгы мәгълүматлары буенча, коронавирусны ике миллионнан артык кеше йоктырган, аларның 150 меңнән артыгы һәлак булган.
Чыганак: РИА-Новости