«Баламның үлгәненә быел ике ел була бит инде!» — үле сабыйга интернетта акча җыялар

-- Лейла

“ВТ” ның вконтакте төркемдәге битенә бер хат килеп төште. Анда баласын ялгыз гына үстерүче әни ярдәм сораган. Әлеге хатны укыгач та, иң элек исеме-фамилиясе таныш бала, бер тапкыр язган идек инде , дип уйлап куйдым. Тик күңелгә кеше тагын бер кат ярдәм сорый икән, димәк, аның хәле яхшы түгел дигән уй тынгы бирмәде. Иртән бу баланың язмышы белән кызыксына башладым. Күпме генә эзләсәм дә, таба алмадым. Ярдәм сораган ханымга дусларга кушылдым. Исемен “Мама Тагирчика” дип кенә куйган ул. Бераздан дусларга кертте. Языша башладык.

–  Баламны бик көтеп алдым. Тик җиде ай элек анда кан рагы таптылар. Шуннан соң ирем безне ташлап китте. Мин баланы ялгыз үстерәм. 26 апрель көнне 7нче химия терапиясен ала башлыйбыз. Әмма аның өчен акча кирәк. Безгә һәр ун сум да кадерле. Ярдәм итсәгез иде, – ди ул.

Әлеге ханым социаль челтәрдәге үз битенә улы Таһирның өченче ай химия терапиясе алуын да яза. Акча җыю 28 апрельгә кадәр оештырылган икән. Үзләренең 1 апрельдән бирле Республика клиник балалар хастаханәсендә ятуын да әйтә. Киләчәктә чит ил клиникасына китәчәкләре дә хәбәр ителә.

Бу кешенең исемен дә сорарга булдым. “Айгөл” , — ди. Сөйләшер өчен телефон номерыгыз кирәк дигәнгә, никтер җавап бирми. Аның каравы: “Иртәгә дарулар  өчен түләргә кирәк. Акча җыелмаса, берни эшләп булмаячак. Тагын 7 мең 890 сум акча кирәк”, – ди бу.

Үзем язышам, әмма бу вакытта инде мин әлеге кешенең чынлыкта  Айгөл түгеллегенә инанам. Кайчандыр без ил белән ярдәм иткән Таһир Мәгъсүмҗанов хәтеремә төште бит! Әнисен дә яхшы беләм. Тизрәк “чын” Айгөлнең телефон номерын җыярга тотындым.

–  Баламның үлгәненә быел ике ел була бит инде. Димәк, мошенниклар акча җыя. Вконтактеда аның якты истәлегенә төркем дә бар. Анда да бик сирәк керәм. Йөрәк яралараны кузгатасым килми, – ди ул.

Соңгы арада социаль челтәрләрдә бер көнгә акча сорап торучылар очраса да, үлгән сабый исемен телгә алып, өстәвенә дини кеше булып кыланып, татарча язып ятучыларны беренче тапкыр күрәм. Күңел әллә нишләп китте. Нәрсә бу? Кешенең бөтенләй ояты качумы? Сабый рухын тапландырмаска иде. Гөнаһысын кая куярсыз?

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле