«Йортны сатып, Вәсимәне картлар йортына урнаштыру турында иде уйлары»

Вәсимә, каршында утырган 45 яшьләрдәге ирнең кыйланышыннан тамагына ашау үтми, өстәл яныннан торып, караватка барып утырды. Ә тегесе бүлтәйгән корсагын, пеләшләнә башлаган такыр башын кашый-кашый, берни булмагандай ура бирә. Кечкенәдән тамагы туймады шул ятимнең: ашарга утырса, мичтә пешкән шәңгә-пә­рәмәчләрнең берсен авызына кабар, икенчесен кулына тотып утырыр иде. Шул балачактан калган гадәте бетми инде. Ипләп кенә әйтеп тә карады Вәсимә, ашаганда тыйнак бул, ашыңны чөмермә, кызлар яратмас, дип. Ана сөте белән кер­мә­гән тана сөте белән керми икән.
Хатын өстәл янындагы үги улын күзәтте – шул кадәр әтисе, буй-сын, борын тартып куюлары, астан сө­зеп карауларына кадәр ул. Юк, юк, әти­се андый килбәтсез түгел иде. Вәси­мә­не кодалап килгәндә Ходаяр әле типсә тимер өзәрлек ир иде. Үз баласы булмагач, гомергә бала турында хыялланган ялгыз хатын өч бала өстенә килергә курыкмады. Әтиләре сайлаган ярны ирнең ике кызы да кабул итте. Алар инде акны-караны аңлар яшьтә иделәр. Йортка килгән «яңа әни»гә бик яратып карамасалар да, аларның Вәсимәгә бер начарлыклары тимәде. Ходаяр белән дөнья йөген бергә тартып, бүрәнәнең юан башыннан үзе күтәрде Вәсимә.
Ничек аны чит­сенә башлады соң әле ул, начар яшәмәделәр бит. 50не узгач азып китте Ходаяр, үз башына булган икән. Ел саен ял йортына йөргән ир аннан үзгәреп кайта. Авылда дөнья көтеп яткан Вәсимә мо­ның сәбәбен аңламый, шулай да кү­ңеле нидер сизә. Әмма сүз әй­теп булмый, йортта тавыш чыга. Тәмле ашарга, кунакка йө­рергә, йокларга яраткан Хо­даярның тагын бер йомшак ягы бар иде – чибәр хатын-кызларны бик яратты, мәрхүм.
Икенче авылдан күчеп килгәч, Вәсимә тиз генә эшкә чыгалмый, айдан артык өйдә утырды. Утыру кая инде ул, көн буе ашарга әзерлә, табак-савыт ю, балаларның өс-башын кара, йорт-җирне чиста тот. Беркөн чолан җыештырганда балалар белән тышта булашкан ир, әнә, алпавыт биясе эшләми өйдә ята, дип балаларына никтер аны сүгә иде. Бу сүздән беренче кызык табып кычкырып көлсә, соңынан аның мәгънәсен аңлап, елап җибәрде хатын. Авыл җирендә эш булса, эшләр иде. Шул сүздән соң, фермага сыер савучы итеп алыгыз, дигән үтенеч белән колхоз рәисенә барды ул. Юк, шушы белемең белән сыер арасында йөрмәссең, булыр әле, түз, диде аңа рәис. Вәсимә медицина училищесын тәмамлаган иде. Чыннан да, авыл фельдшеры декретка китәргә җыена икән, эш тәкъдим иткәч, сөенеп риза булды ул. Сайлаган һөнәрен ярата Вәсимә. Тик район үзәгенә ерак урнашкан авылда үз һөнәре буенча эш табып булмый.
Вәсимә белән Ходаяр читтән караганда үрнәкле гаилә, авыл ирләре исереп йөргәндә аныкы аек, тәмәке дә тартмый, балаларны да ярата. Кызлары үсеп буй җиткереп, читкә чыгып киттеләр. Төпчек малай гына ата йортыннан ары китә алмый. Ике апасы арасында ир­кә­лә­неп кенә үскән төпчеген эшкә өй­рәтмәде әтисе. Хо­да­яр­ның нервысы җитмәде аны тәр­бия­ләргә. Оешмада инженер булып эшләүче ир иртән китә, кич кайта, командировка, дип кайтмый калган көннәре дә ешайды. Башкалага китсә өчәр көн кунып кайтыр иде. Авыл элем­тә бү­легендә эшләүче хатын Вә­си­мә­гә, иреңә бер хатыннан хат килә, дип шыттырды. Баксаң, ул бер ел буе марҗа хатын белән мәхәббәт хатлары алыша икән. Моның адресын алып, Ходаярның юарга салып куйган иске чалбарын посылка итеп салып җибәрде Вәсимә. Им-том шул булды – башкача хат кил­мә­де.
Мәктәпне тәмамлагач, үгәй малай һөнәрчелек училищесында белем алды. Вәсимә үзе дә читтән торып белемен камилләштерер­гә шәһәргә юлланды. Сессиягә баргач, фатирга керде. Аның хуҗа­сы Татьяна карчык кәрт ача иде. Кичләрен озын-озак сөйлә­шеп утыралар. Беркөн, әйдә Вә­си­мә, мин сиңа да кәрт ачыйм, дип колодаларын җәеп салды ул. «Ирең янында хатын-кызлар күп, балаларны ярата икән. Акчалы. Тик алдагы тормышыңда синең янда күренми» дип юрады ул. Багымчыларга, кәртчеләргә бик үк ышанып бармаса да, Вәси­мәнең кү­ңеле тыныч түгел иде. Йө­ре­гән хатынына китәдер, дип уйлады ул. Әмма типсә тимер өзәрлек ир 3-4 айда корып сө­як­кә калды. Гел шаярып-кө­леп сөй­лә­шер­гә яраткан Ходаяр мичкә аркасын терәп, озын көннәр утыра иде. Йок­ларга ятса, үзенә башка юрганга төренеп ята. Шул кадәр яраткач, бар, яшә шул йөрегән хатының белән. Минем сиңа үпкәм юк, диде Вәсимә бер көнне. Юк, Вәсимә мин сине яратып яшәдем, синнән башка беркем дә кирәкми, дип җаваплады Ходаяр. Шул сөйләшүдән соң ул озак яшәмәде. (Бозымга эләкте, ахры – аның тормыш җилеген нәрсәдер суыра кебек иде). Әтисе гәүдәсенә мөлдерәп карап торган улын тормыш юлына бастырырга тиеш калды Вәсимә. Соңгы юлга озатырга кил­гән халык алдында шулай вәгъдә бирде ул. Шул көннән алып күпме сулар акты, күпме вакыйгалар булып үтте. Вәсимә лаеклы ялга чыкты. Кызлар берәм-берәм кияүгә чыгып, үз ояларын корды. Ә малайның җы­лы оядан чыгасы килми, картаеп бара. Эшләгән урыны да юк. Вәсимәнең пенсия акчасына карап ята. Янында йөрегән үгәй әнисен күрмәгәндәй, бер авыз сүз эндәшми. Ятакка кайткан сыман, кайчан кайтасы килсә, шунда кайтып, типтереп яши бирә. Хәерлегә булсын, дип догаларын укый Вәсимә.
Дөньясын ташлап чыгып ки­тәр чаклары күп булды хатын­ның. Бар тапканын шушы йортка салып яшәде бит ничә еллар. Тиенләп ныгытты, җирен дә эшкәртте, җиләк-җи­меш агачларын да үстерде. Йө­рәкләре әрнегән чакларда бакчадагы алмагачлары белән сер­ләште ул. Яше кырыктан узган буйдак малаеның язмышы борчый иде аның күңелен. Яшьрәк чагында кызлар белән аралаша иде, хәзер өйләнү турында сүз кузгатса: өйләнмим, синең янга килен алып кайтмыйм, дип кенә куя. «Йорт минеке, дөнья әти­дән калган», дип шапырына әни­сенән 12 яшендә калган малай.
Әле дә әнә бәбкә ауларга кил­гән карчыга сыман өстәлгә ике терсәге белән таянып утырган. Үгәй әнисенең агарган чәч­лә­рен, калчаеп каткан кулларын күр­ми ул. Югыйсә, иңнәренә кө­ян­тә асып чишмәдән су ташыган анага бер ярдәм итәр иде. Кәҗәсенә бер сәнәк печән хә­зер­ләшер иде. Әйе, кәҗәгә калды Вәсимә. Яшь чагында авылдашларын көнләштереп, эх, тә итми икешәр сыер карый иде. Дөнья көтәм, дип бөкрәйде. Яшьрәк чакта йортлы кияү эзлисе калган икән. Хатыны ва­фа­тыннан соң, авылдашы, миңа кияүгә кил, дип ялынган иде. Ул чакта ни яшьрәк чак, кулда көч бар иде шул. Хәзер кемгә барып егылсын. Инәем кебек 80гә җиткәч тә йоклап кына китсәм иде, дип уйлый олыгая барган Вәсимә. Ә бүген төшендә янына кош балалары җыелган икән, дип күрде тү­гелме соң? Берәм-берәм итә­генә кунып, җим сорыйлар, имеш. Хә­ерлегә булсын, Ходаем. Бәй, бүген аның туган көне дә икән әле. Кызлар кайтыр, ахры, күп­тән кайтканнары юк бит, дип, авыр уйларыннан арынып, коймак тукырга тотынды. Әни кешене балалар яшәтә шул, балалар. Үткән туган көнендә олы кызы ап-ак шәлъяулык бүләк ит­кән иде. Кечесе алтын алка сатып алды. Кызларга сүз тидерми Вәсимә, балаларым, дип кенә тора.
Ә бу малайдан бер җылы сүз дә юк, ичмаса. Үгәй бала караганчы, үгәй бозау кара, авызың малда-майда булыр, ди халык. Бозавы булыр аның, ә баласын кайда куярга? Шул уйлар белән яңа­дан өс­тәл янына килеп утырды. Утыруы булды, Харис Вәси­мә­нең күкрәгенә дөп итеп китереп төрт­те. Кечкенә гәү­дәле Вә­симә утырган урыннан очып төште. Ә үгәй малай берни булмагандай чыкты да китте.
Әстәгфируллаһ, ни булды бу, гомер кыланмаганны, Вәси­мә сөй­ләнә-сөйләнә авыртынган гәү­дәсен сөйрәп диярлек диванына менеп ятты. Ир­тән­ге кояш бик кыздара иде, яң­гыр­гадыр, ахры. Тирә-ягын әллә нинди шомлы һава биләп алды Вәси­мәнең.
Төштә күргән кош балалары озак көттермәде, авыл көтүе кайтып, Вәсимә кәҗәсен савып керүгә, машинага төялеп, кызлары кайтып төште. Мичкә яккан саен куз алып самавыр куярга күнеккән Вәсимә самаварын кайнатып алды. Тик кызларда элекке кайтуларындагы кебек ихласлык, җылылык югын сизенде үгәй әниләре. Өстәл артына утыргач, олысы акрын гына сүз башлады. Йортны сатып, Вәсимәне картлар йортына урнаштыру турында иде уйлары. Күңеле никтер тыныч түгел иде Вәсимәнең. Ә, димәде, җә, димәде. Барысы да йокларга яткач, үлемтеккә әзерләп куйган төенчеген күтәрде дә, төн караңгылыгына кереп югалды. Кунакка кайткан кызлар ни уйларга да белми, бәладән баш-аяк, дип, кире китү ягын карады. Вәсимә суга төшкәндәй юкка чыкты. Берәүләр аны машинага утырып киткән, дип сөйләделәр, икен­че­ләр, картлар йортына киткән, ди­деләр. Ә кышлар үтеп, язгы сулар акканда зират буендагы таллыкта бер гәүдә табылды. Аны кош-корт, җанвар йолкып, ашап бетергән иде инде. Вәсимәнең гәүдәсе шулдыр, диеште кешеләр. Хәт­та җыелып, Вәсимәнең елын да үткәрделәр.
Вәсимә исән иде. Ул чыгып киткән төндә, берни уйламый, җәяүләп озак атлады. Каршысына килгән машинаны да шәйләми, чак кына тапталмады. Водитель кеше татар кешесе иде. Кара төн уртасында ак яулыклы авыл әбисен күреп ни дияргә дә белмәде ул. Вәсимә хәлләрен аңлатып биргәч, водитель бик озак уйланып утырды. Үзе балалар йортында тәрбияләнгән икән. Тормыш кадерен белгән ир-егет әбине үзләренә алып кайтты. Яшь бала белән өйдә утырган хатыны да әбине кире какмады. Вәсимә әби аларның нәни кызларына күз-колак булды, үзенә якты чырай тәмле сүзен жәлләмәгән яшь гаиләне хәер-догасыннан ташламады. Туксанга җитеп, матур гына итеп дөнья куйды. Вәсимәнең көткән дөньясын бүлешкән өч туган талашып беттеләр. Соңгы чик­тә үгәй малай өйнең көлен күк­кә очырды. Эчкән килеш үзе дә шунда янып үлде. Вә­си­мәнең рәнҗеше төшкәндер, дигән сүз­ләр ишетелде авылда.

Сәгыйдә Ишбердина.

Бәйле