Коронавирус ишек тоткасында яисә телефон өслегендә…

Коронавирусның һавадан яисә кагылулар аша йогу ихтималлыгы дәлилләнмәгән.  Чирне йоктыруның  бердәнбер ысулы — авыруның ютәлләгән  яисә төчкергән вакытта бүленеп чыккан вак кына тамчыларны сулау.  Германиянең Хайнсберг төбәге институты вирусологлары шундый нәтиҗәгә килгән.

Галимнәр фикеренчә, коронавирус ишек тоткасында яисә телефон өслегендә “исән калмый”. Супермаркетта яисә ресторанда да аны йоктыру ихтималы түбән.

Ишек тоткаларыннан, телефон өслекләре, бәдрәфләрдән алынган вирус өлгеләрен  лабораториядә үрчетеп булмаганлыгы ачыкланды”, — ди институт җитәкчесе Хендрик Штреек.

Шулай ук галимнәр COVID-19-ның кибүгә сизгер икәнлеген дәлилләгән, ә инде коронавирусны йоктыру “чирле кешеләр белән озак вакыт дәвамында  элемтәдә булу” аркасында теркәлгән, дигән фикердә.

22 апрельгә Русиядә гомум алганда 57 999 коронавирус йоктыру очрагы исәпләнә. шуларның 4420се терелгән. 513е үлгән.

Башкортстан буенча исә 396 кеше коронавирус белән авырый.

Чыганак: "Кызыл таң"

Бәйле