Казанга Төркиядән һәм Гоадан кайтканнарның коронавируска тесты нинди нәтиҗәләр биргән?

-- Лейла

Анталья (Төркия) һәм Гоадан (Һиндстан) Казанга кайткан барлык пассажирлар коронавируска тест тапшырган.  Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

““Васильевский“ санаториена күчерелгән барлык кешеләр дә обсервациядә (Төркия һәм Һиндстаннан бортлар пассажирлары) медицина тикшерүе уздылар. COVID-19га анализларның беренче нәтиҗәләре барысының да тискәре», — диде ул.

Галимова, килгәннәрнең барысы да медиклар күзәтүе астында, ике атна дәвамында карантинда булачаклар, дип өстәде.

Чыганак:  "БИЗНЕС Online"
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий